+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
6 сентябрь 2025, 06:16

“Башкорт аты” илһамландырды!

Киез тукыма ясаучы оста фестивальдән соң борынгы шөгыльне үзләштерә.

“Башкорт аты” илһамландырды!“Башкорт аты” илһамландырды!
“Башкорт аты” илһамландырды!

"Серге" борынгы төрки теленнән тәрҗемә иткәндә "тукыма япма" дигәнне аңлата. Билгеле, башкорт һәм татар халыкларының хужалыгында киез киң кулланылган, шуңа да ул күп кенә милли йолаларда, шул исәптән гаилә-көнкүреш, туй һәм дини йолаларда, ул мөһим элемент булып тора. Әйтик, кызлар бирнәлеккә киез япма – “сергетыш” әзерләгән, ир-егетләр ияр астына калын киез япма салган. Хәтерләсәгез, иярләрнең үзләренә дә киез салына иде. Ир-егетләр өчен әзерләнгән сергытыштан хатын-кызларныкы төрле төсләре, чагу бизәкләре белән аерылып торган.

Соңгы 20-30 елда сергетыш – киез япмалар эшләү онытылды, хәзер чын киез тукыманы очрату бик кыен. Әмма безнең “Башкорт аты” дигән матур чара бар, алар нәкъ шул борынгы традициялар, ата-бабаларыбыз кәсебен тергезүгә юнәлтелгән. Фестиваль чикләрендә “Сергетыш эшләүче осталар” бәйгесен үткәрү бик күпләрнең моның белән мавыгуына булышлык итте.

Бүген фестивальга үз эшләрен тәкъдим иткән "Русия җаны" премиясе лауреаты Асия Гайнуллина да беренче “Башкорт аты” фестиваленнән соң бу борынгы шөгыльне үзләштерә башлаган.
- Фестиваль "гаепле", “Башкорт аты”ннан соң айлар буе архивларда мәгълүмат җыйдым, бик күп музей экспонатларын карадым һәм сергетыш ясау технологиясен өйрәндем, - ди ул.

Аның тырышлыгы бушка китмәгән, узган елда Асия ханым сергетыш эшләү буенча республика конкурсында җиңү яулаган, ә быел менә фестивальгә яңа, эксклюзив эшләрен алып килгән.

Асия ханым үзе генә бу эшне өйрәнеп калмый, ә барлык белемен яшьләргә бирә – “Жиде кыз” студиясенә йөрүче кызларны борынгы техникага өйрәтә. Менә шундый илсөяр Асия Гайнуллина кебек активистлар һәм аларның тырышлыгы, үҗәтлеге, халык традицияларына булган тирән хөрмәте аркасында борынгы йолаларыбыз, шөгыльләребез, шөкер, кире кайта.

Гөлнара Гыйлемханова.

Фото: “Башкорт аты” фестивале матбугат хезмәте.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас