+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
6 сентябрь 2025, 04:42

"Башкорт аты" кунаклар кабул итә!

Баймак районының Граф күле янына кунаклар, чарада катнашучылар җыела башлады, иң мөһиме - уникаль башкорт токымлы атлар килде.

"Башкорт аты" кунаклар кабул итә!"Башкорт аты" кунаклар кабул итә!
"Башкорт аты" кунаклар кабул итә!

Һава торышы күңелне төшерми - биредә бераз җилле, әмма кояшлы!

Быел Баймакка Кытай, Кувейт, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (ОАЭ), Казахстан, Төркмәнстан, Кыргызстан кебек илләрдән һәм Африка дәүләтләреннән вәкилләр килде. Шулай ук, Русиянең 12 төбәгеннән делегацияләр бар.

Фестиваль быел «Урал аръягы-2025» Бөтенрусия инвестиция сабантуе һәм Баймак районының 95 еллыгы белән бәйләнештә үтә. Биредә елкычылык индустриясен үстерү, милли спорт төрләре һәм селекция эшенә багышланган "түгәрәк өстәлләр" уздырыла. Аерым игътибар — «Башкорт аты геномы» проектына.

Фестиваль кысаларында милли ат ярышлары, уеннар, традицион «Бәйге» чабышлары һәм джигитовка тамашасы игътибарны җәлеп итә. Шулай ук, милли көрәш, мас-рестлинг, волейбол һәм ГТО нормативлары да кергән спорт программасы әзерләнә.

Чараның иң күркәм өлеше — 25 районнан 430 ат катнашлыгындагы парад. Ул башкорт атының көчен, матурлыгын һәм чыдамлыгын күрсәтүне максат итеп куя. Парадта хуҗалыклар, спорт клублары, шәхси ат тотучылар һәм иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

Фестиваль кысаларында токымлы башкорт атлары күргәзмәсе, «Иң яхшы айгыр» бәйгесе, «Осталар шәһәре» ярминкәсе, патриотик экспозицияләр һәм балалар иҗат конкурсы үткәреләчәк.

Кунаклар өчен театрлаштырылган тамаша, башкорт аты гимны презентациясе, курчак театры чыгышлары, милли уеннар һәм кичке эстрада концерты әзерләнә. Шулай ук, «Башкорт аты - Башкортстан бренды» фильмының проморолигы тәкъдим ителәчәк.

Балалар өчен аерым мәйданчыкта җәядән ук ату, уеннар, ярышлар, пазл җыю һәм күңелле конкурслар уздырыла.

«Башкорт аты» Халыкара фестивалендә продуктив елкычылыкны үстерүнең заманча тенденцияләре турында фикер алышачалар. "Түгәрәк өстәл"дә республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы, аграр университет, «Башкорт аты» фәнни-тикшеренү институты, төбәкнең Елкычылыкны үстерү ассоциациясе вәкилләре, республиканың токымлы һәм товарлыклы елкычылык хуҗалыклары вәкилләре, кымыз ясаучылар һәм елкычылык продукциясен эшкәртүчеләр, атлар асрау өчен төрле җайланмалар җитештерүчеләр катнаша.

Фото: башинформ.рф

Автор:Резида Валитова
Читайте нас