+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
6 Сентября 2025, 10:54

Башкортстан - кымыз иле

Сергей Аксаков мактаган эчемлек – бүген дә өстәлләрдә.

Башкортстан - кымыз илеБашкортстан - кымыз иле
Башкортстан - кымыз иле

Кымыз - төрки халыкларның данлыклы милли эчемлеге, аны җитештерү традициясе ерак үткәнгә барып тоташа. Ә башкорт кымызы белән Русия империясендә гади кешеләр дә, атаклы шәхесләр дә дәваланган. Тәмле һәм файдалы кымыз ясау элек һәр башкорт хатын-кызына билгеле булса, үзгәреш елларында без бу шөгыльне югалта яздык.

Шөкер, Хөкүмәтебез җитәкчелегенең зур игътибары белән бүген борынгы традициялар яңара, халык үз асылына кайта. Кымыз бүген дә өстәлләребездә иң кадерле эчемлек булып тора. Республикада йөзләрчә махсус ферма бар, аларда меңгә якын савым биясе асрала. Халык атлар асрый, кымыз ясау белән җитди шөгыльләнә. Шунысы да бар: Башкортстан - бүген кымыз белән дәвалауның иң эре үзәге.

Мәсәлән, Баймак районыннан «Экопродукт» җәмгыяте Башкортстанда кымыз җитештерү буенча инновацион предприятие санала, предприятие башкорт кымызчылыгының гасырлар буе дәвам иткән традицияләрен һәм сөтчелек тармагының алдынгы инновацион технологияләрен оста берләштерә. Сүз дә юк, ата-бабаларыбыз шөгыль-кәсебен саклап калу мөһим, чөнки Русия агросәнәгать секторының киләчәге - нәкъ менә ясалма өстәмәләр һәм консервантларсыз табигый туклану продуктлары.

"... Имчәк баласыннан алып өлкәннәргә тиклем шифалы, баһадирлар эчемлеген эчә һәм барлык чирләр дә искиткеч рәвештә юкка чыга, " - дип язган кымыз турында Сергей Аксаков үзенең "Семейная хроника"сында. Ә без фестивальдә олы бөтен "Кымыз авылы"н күрдек. Рәт-рәт тезелгән өстәлләр артында - хуш исле, шифалы эчемлекне тәкъдим итүче кымыз осталары. Аларның күбесе үз эшен башлауга хөкүмәттән ярдәм, төрле грант алган, шуңа да бу өлкәдә дәүләт программалары эшләүгә, республикада кымызчылыкка аерым игътибар булуына рәхмәтле.

Гөлнара Гыйлемханова

Автор фотосы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас