Радий Хәбиров бу паркның элек нинди булганын искә төшерде: ул куркынычсыз түгел иде. Әмма реконструкция проектының конкурста җиңүе нәтиҗәсендә аны төзекләндерүгә старт бирелгән.
"Әлбәттә, монда эшләр һәм тагы да матурлар өчен урын бар әле, парк территориясе зур. Ләкин инде юллар, спорт зонасы, ә иң мөһиме яктырту һәм видеокүзәтү барлыкка килде. Һәр муниципалитетта яхшы парклар булырга тиеш. Баймакта хәзер шундый киңлек бар", — дип билгеләп үтте Радий Фәрит улы.