+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
6 сентябрь 2025, 11:47

Сездә дә, бездә дә – сыйлар бер!

Казахлар белән башкорт халкы – кардәшләр.

Сездә дә, бездә дә – сыйлар бер!Сездә дә, бездә дә – сыйлар бер!
Сездә дә, бездә дә – сыйлар бер!

- Сездә дә, бездә дә какланган ит - иң тәмле ризык, - дип елмая Ырынбурдан килгән Алмагөл ханым.

Ул фестиваль белән күптән кызыксына икән, ә быел чарага «Казах теле» халыкара мәдәни үзәге экспозицияләрен алып килгән. Тамашачылар биредә казах халкының декоратив-гамәли сәнгате эшләнмәләре белән таныша ала, аеруча халыкка казакъ милии костюмнары һәм матур, бай итеп бизәлгән туй киемнәре кызыклы, аны тотып-тотып карыйлар.

- Без егермеләп ат тотабыз. Өстәлдә төп ризык — ат ите, башкортлар кебек үк, без дә казы, бишбармак, каклаган ат ите яратабыз, - ди ул һәм башкорт атлары белән кызыксынуы очраклы түгеллеген ассызыклый.

Алмагөл ханым башкорт атларының чыдамлыгын һәм сөт сыйфатларын югары бәяли. “Узган ел хуҗалыгыбыз өчен башкорт токымыннан бер бия сатып алдык, быел килүебез дә юкка гына түгел, тагы берәр бия карарга иде”, - дип планнары белән дә уртаклаша ул.

Менә шулай, башкорт атларының даны еракка таралган һәм аны чит төбәкләрдә дә яратып сатып ала.

Гөлнара Гыйлемханова

Фото: “Башкорт аты” фестивале матбугат хезмәте.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас