

"Башкорт аты" Халыкара фестивале кысаларында "Башкортстан Республикасында ат туризмын үстерү перспективалары" дигән панель дискуссия узды.
Чараның модераторы Азат Фазлыев билгеләп үткәнчә, Баймак районын фикер алышу өчен сайлау аның республикада атлар саны буенча алдынгы позицияләре белән бәйле.
- Бүген туризм безнең һәрберебез тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде, һәм безнең регион тәкъдим иткән уникаль мөмкинлекләрдән файдаланмау дөрес булмас иде, - дип билгеләде ул.
Туризм һәм эшкуарлык министры Светлана Верещагина чарада катнашучыларга әлеге тема белән кызыксынулары өчен рәхмәт әйтте һәм секция эше карала торган мәсьәләләр спектрын киңәйтүгә ярдәм итәр дип ышаныч белдерде.
Республиканың спорт министры урынбасары Игорь Ермилов ведомствоның бу мәсьәләне актив эшләвен ассызыклады.
Милли ат туризмы үзәгеннән Геннадий Семин чыгышы үсешнең оптималь юлларын билгеләргә мөмкинлек бирде. Геннадий Геннадьевич сүзләренчә, әлеге тема буенча фикер алышу нәкъ менә Баймакта символик мәгънәгә ия, чөнки атлы туризм белән бәйле туристик продуктларның күбесе Урал аръягы районнары тарафыннан бирелә.
Баймак районында ат туризмы кластерын булдыру идеясе белән республикада туристлык территорияләрен үстерү буенча проект офисы җитәкчесе Заһир Котлычурин уртаклашты.
Чарада шулай ук төбәк территориясендә хуҗалык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы Эшкуарлык берлеге вәкилләре катнашты.
Гөлнара Гыйлемханова.
Фото: “Башкорт аты” фестивале матбугат хезмәте.