

Республика Башлыгына Баймак районы барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Тарихчылар хәзерге Баймак районы территориясендә борынгы заманнардан ук кешеләр яшәгәнлеген бәян итте. Беренче күчмә кабиләләр монда неолит һәм иртә бронза дәверендә (б.э.к. 3-4 мең еллар) килеп чыккан. «Ирәндек» тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә борынгы кешеләр яшәгән 5 урын, 400дән артык курган табылган. Талкас күле буенда яшма әйберләре һәм чакматаш эш кораллары табылган.
XVIII гасыр уртасында Ирәндек таулары битләрендә төбәкнең иң мөһим сәнәгать үзәкләренең берсе булган Таналык-Баймак тау-руда районы формалаша. 1748 елда Преображенск бакыр эретү заводы, 1751 елда Кананикольск заводы төзелә. 1837 елда Солтан алтын приискасы ачыла. Жуковский, Горяев, Рәмиев приискалары актив эшкәртелә. XIX гасыр ахырына алтын чыгару район сәнәгатенең төп юнәлешенә әверелә.
Баймак районының «Урал батыр» эпосы белән бәйләнеше аеруча әһәмиятле. Нәкъ менә монда, 1910 елда, Мөхәммәтша Бурангулов чәчәннәр Габит Аргынбаев һәм Хәмит Әлмөхәммәтовтан башкорт әдәбияты энҗесен язып алган.
Радий Хәбиров шулай ук Баймак балалар технопаркында тәрбияләнүчеләр белән аралашты, алар үз куллары белән ясалган роботларны күрсәтте. Республика Башлыгы балаларга алга таба да үз осталыкларын камилләштерүләрен һәм тормышларын техник һөнәрләр белән бәйләүләрен теләде.
Башкортстан Башлыгы тимерчелек һәм күн эше осталары белән аралашты, «Осталар шәһәре» күргәзмәсен карады.
Фото: "Башинформ"