

"Башкорт аты" IV Халыкара фестиваленең эшлекле программасы кысаларында ат туризмы милли үзәге һәм Башкортстанның атчылыкны үстерү ассоциациясе арасында хезмәттәшлек итү турындагы мөһим документ имзаланды.
Әлеге документ төбәктә ат туризмын һәм атчылыкны үстерү өчен яңа офыклар ача.
1996 елдан бирле ат туризмы белән шөгыльләнүче милли ат туризмы үзәге президенты Геннадий Семин фестивальнең әһәмиятен билгеләп үтте:
"25 ел элек мин Белорет районында беренче атлы поход оештырдым. Шуннан бирле без бу юнәлешне үстерүгә күп адымнар ясадык. Һәм менә чирек гасыр узгач, мин «Башкорт аты» фестивалендә үз тәҗрибәм белән уртаклашам", - дип сөйләде Семин. Ул ассызыклаганча, төбәктә булган клублар һәм хуҗалыклар базасында ат туризмын киңәйтү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.
Республиканың атчылыкны үстерү ассоциациясе директоры Азат Фазлыев билгеләп үткәнчә, ассоциация Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча фестивальдә катнашучыларның үтенеченә җавап буларак оештырылган.
"Безнең Ассоциациянең төп бурычлары - спорт атчылыгын үстерү һәм башкорт токымын популярлаштыру. Без халыкара базарга чыгу өчен төрле ведомстволар һәм эшмәкәрләр белән хезмәттәшлек итәбез", — дип ассызыклады Фазлыев.
Республика Башлыгы берничә тапкыр фестивальнең ат спортын үстерүгә генә түгел, ә рухи мәдәниятне, халык һөнәрләрен һәм атчылык өлкәсендә фәнни тикшеренүләрне саклап калуга да ярдәм итүен ассызыклады.
Атта йөрергә өйрәтү өчен яңа мәйданчыклар булдыру, Уфада «Акбүзат» ипподромын үстерү һәм ат спорты буенча ярышлар уздыру эшнең мөһим юнәлешләре булып тора. Хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую - бу планнарны тормышка ашыруга һәм Башкортстанның Русиядә атлы туризм үзәге буларак позициясен ныгытуга бер адым.
Гөлнара Гыйлемханова.
Фото: “Башкорт аты” фестивале матбугат хезмәте.