-6 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
8 сентябрь , 09:40

Шәһәр-авылларыбыз балкып тора!

Соңгы биш елда Башкортстанда 683 объект төзекләндерелгән

Шәһәр-авылларыбыз балкып тора!
Шәһәр-авылларыбыз балкып тора!
2019 елдан Башкортстанда “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проекты кысаларында 8,2 миллиард сумлык 806 иҗтимагый территория төзекләндерелгән.

Идел буе федераль округында – беренче

2024 елда гына да барлык муниципалитетларда 123 иҗтимагый киңлек тәртипкә китерелгән, шуларның 73е – шәһәрләрдә һәм 50се – авылларда. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан Идел буе федераль округында беренче урынны һәм Русия Федерациясе субъектлары арасында дүртенче урынны били. Бу исә үзе үк гамәлгә ашырылучы проектның югары нәтиҗәлелеген раслый.
2025 елда Башкортстан Республикасы иҗтимагый территорияләрне төзекләндерүгә акчаның шактый өлешен федераль бюджеттан алачак. Быел территорияләрне төзекләндерү “Яшәү өчен инфраструктура” яңа гомумдәүләт проекты кысаларында дәвам итә. Агымдагы елда гомум суммасы 1,2 миллиард сумга 94 иҗтимагый киңлекне яңарту бурычы тора.

Башкортстан Башлыгы Радий ХӘБИРОВ:
“Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы ярдәмендә без торак пунктларыбызның күпсанлы мәсьәләләрен хәл итәбез. Моның белән актив шөгыльләнүне дәвам итәчәкбез”.

Уңай тәҗрибә

Нефтекамада Юбилейный проспектын үзгәртеп кору дәвам итә, “Курайның 7 таҗы” бульвары аның күрке булып тора. Композициянең үзәгендә яшәү көче чыганагын символлаштырган нәфис фонтан тора. Фонтан тирәсендә уңайлы эскәмияләр барлыкка килде, ә халыкка уңайлы булсын өчен заманча тротуарлар һәм парковкалар салынды. Яшелләндерүгә аерым игътибар бирелде – дистәләгән агач утыртылды, бульварда стильле яктырткычлар урнаштырылды.
Ишембай шәһәре 2022 елда шәһәр мохитен формалаштыруның иң яхшы проектына Бөтенрусия конкурсында җиңде. 2024 елда Александр Матросов исемендәге паркны реконструкцияләүнең икенче этабы тәмамланды. Хәзер монда яңа сәхнә, яңартылган җәяүлеләр юллары һәм амфитеатрлы вакыйгалар мәйданчыгы халыкны сөендерә.
Югары Кыйгы авылында дүртенче ел инде Ибраһимов урамын төзекләндерү дәвам итә. 2024 елда биредә оригиналь арт-объект — металл постаментта “Кыйгыр” җәяүлеләр зонасы барлыкка килде. Җәяүлеләр зонасын яңа эскәмияләр, урналар һәм сыйфатлы яктырту бизи.
Калтасы авылы халкы матур урман аша узучы 820 метр озынлыктагы яңа “Сәламәтлек сукмагы”на ия булды. Маршрут уңайлы брусчатка, фонарьлар һәм кече архитектура формалары белән җиһазландырылган.
Стәрлебашта Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан “Хәрби дан һәм Хәтер аллеясы”ачылды. Әфганстан, Чечня, Таҗикстан территориясендә булган локаль сугышларда катнашкан якташларыбызга стелалар яңартылган.

Бишесе дә нур чәчә!

2019 елдан “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проекты буенча төзекләндерелгән Башкортстандагы топ-5 объект:
Уфа. “Кашкадан” паркы – башкалада төзекләндерелгән иң эре объектларның берсе. Монда Кашкадан күленең котлованы чистартылды һәм тирәнәйтелде, яр буйлары ныгытылды, ак ком китерелде. Пирслар, таганлы перголлар, балалар һәм спорт мәйданчыклары булдырылды. Паркның төп истәлекле урыны – уникаль музыка фонтаны.
Уфа. “Башкортстан урманчылары” паркында балалар мәйданчыгында эко-стильдә уен комплекслары төзелде, хәвефсез өслек урнаштырылды. Мәйданы буенча бу балалар мәйданчыгы – шәһәрдә иң зурысы.
Стәрлетамак. Стәрле елгасы яры. Аны төзекләндерү 2023 елда тәмамланды. Биредә җәяүлеләр юллары, пирслар, яңа балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килде.
Нефтекама. 2023 елда “Мирас” галереясы янындагы сквер төзекләндерелде. Монда заманча балалар мәйданчыгы төзелде, велоюллар булдырылды һәм тренажерлар урнаштырылды. Бу сквер – памп-трек, экстрим яратучылар өчен зур бүләк.
Салават. Салават Юлаев исемендәге бульвар. Җәяүлеләр юллары яңартылды, эко-стильдә балалар өчен уен мәйданчыгы төзелде. Агачлар утырттылар, клумбалар булдырдылар. Аллеяның үзенчәлеге – аның төнге вакытта яктыртылуы.

Башкортстан Башлыгы Радий ХӘБИРОВ:
“Соңгы биш елда “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы буенча без Башкортстанда 683 объектны төзекләндердек. Проектны гамәлгә ашыруга бирелгән 7 миллиард сумның 91 проценты – федераль бюджет акчасы”.

Республикабызның данын арттырачак эшләр

2025 елда Башкортстанда 94 территорияне төзекләндерергә планлаштыралар. Эшләр “Тормыш өчен инфраструктура” яңа гомумдәүләт проекты кысаларында алып барыла.
Уфа. Ленин исемендәге паркны реконструкцияләү. Бөтенрусия онлайн-тавыш бирү барышында паркны яңарту өчен 44,5 мең уфалы тавыш бирде. Эшләр барышында паркта яңа асфальт һәм инженерлык челтәрләре салыначак, видеокүзәтү камералары һәм өстәмә яктырту урнаштырылачак. Шулай ук биредә тематик һәм балалар мәйданчыклары, кече архитектура формалары, яңа яшел зоналар барлыкка киләчәк. Объектның ландшафт һәм планлаштыру характеристикалары сакланачак.
Моннан тыш, Зәки Вәлиди урамыннан кергән җирдә тарихи аркалар тергезеләчәк, истәлекле стелалар сакланачак. Шулай ук фонтаннарның касәләре дә ремонтланачак. Проект ике ел дәвамында гамәлгә ашырылачак.
Нефтекама. “Яшьләр йорты” каршындагы территорияне төзекләндерү. Проектланучы участок функциональ зоналарга, арт-объектларга бай булачак.
Ишембай. Ленин проспекты буйлап Губкин урамыннан Чкалов урамына кадәр аллея. Программаны гамәлгә ашыру кысаларында бордюрларны һәм яктырту системасын яңарту, җәяүлеләр зоналарын төзекләндерү, эскәмияләр һәм урналар урнаштыру, эре агачлар утырту планлаштырыла. Төзекләндерү октябрь ахырына кадәр тәмамланачак.
Кушнаренко районы. Кушнаренко авылында “Яшьләр” паркын төзекләндерү. Паркны төзекләндерү проекты кысаларында территория ике зонага бүленгән: балалар зонасы һәм күңел ачу зонасы. Җәяүлеләр юлына асфальт түшәлгән, балалар мәйданчыгын урнаштыру өчен мәйданчык әзерләнгән, парк территориясен яктырту эшләре башкарылган. Паркның бөтен периметры буенча койма кору, резина өслек җәю һәм башка байтак эшләр планлаштырыла.
Соңгы елларда моңача күрелмәгән төзекләндерү эшләре республика шәһәр һәм авылларын тагы да күркәмрәк итә, Башкортстанның данын арттыра.

Резида ВӘЛИТОВА.

 

Автор: Резида Валитова
Читайте нас