7 сентябрь кичендә Уфа янында зур авария булган. 21:00 сәгатьтә Уфа - ЫрЫнбур трассасының 5нче километрында сигез машина бәрелешкән.
ЮХХДИнең беренчел мәгълүматлары буенча, аварияне «Мазда 6» машинасының 40 яшьлек водителе китереп чыгарган. Ул дистанцияне сакламаган һәм алда барган «Хендай Солярис»ка бәрелгән. Арытаба бу машиналарга «Киа Сератто», «Лада Калина», «Фольксваген Поло», «Рено Каптюр», «Лада Приора» һәм «Мерседес» килеп бәрелгәннәр.
Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә «Хендай Солярис»ның 29 яшьлек водителе зыян күргән. Аны дәваханәгә җәрәхәтләр белән китергәннәр. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре гаепле кешене ачыклау өчен вакыйганың төгәл хәл-шартларын ачыклый.
Фото: ЮХХДИ