+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
9 сентябрь 2025, 12:20

Олег Газманов концерт вакытында имгәнгән

Аның хәле ничек?

Олег Газманов концерт вакытында имгәнгәнОлег Газманов концерт вакытында имгәнгән
Олег Газманов концерт вакытында имгәнгән
Олег Газманов 7 сентябрьдә Камчатка краенда концертта аягын имгәткән. Аның PR-менеджеры Иван сүзләренчә, җәрәхәт җитди булмаган, һәм артистның барлык планлаштырылган чыгышлары график буенча узачак.

Инцидент махсус ярминкәдә чыгыш ясаганда булгвн. Артистка медицина ярдәме күрсәткәннәр, шуннан соң аның хәле яхшырган. Арытаба ул чыгышын дәвам иткән.

Җәрәхәт җырчының планнарына йогынты ясамаган. Ул озакка сузылган ял итүгә мохтаҗ түгел, күтәренке кәефен саклый һәм инде эшкә кайткан: күптән түгел бию челленджын эшләтеп җибәргән һәм яңа җырлар әзерли.

Фото: newsbash.ru

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас