

Динә һәм Рафаэль Латыйповлар эстрадада мәхәббәтле, матур, тыйнак пар буларак билгеле. Әмма Динә ханымның ачуын чыгарсаң, җавабын да бирә белә икән!
Ул социаль челтәрдә, беренче тапкыр мәктәпкә баруын искә алып, видео куйган. Анда ул бик килешле күлмәктә, макияж, чәчләре - барысы да матур. Әмма бер ханымга ул ошамаган, ул "Убырлы карчыкка охшаган!" дип язып куйган.
Динә ханым аның фотосын эзләп тапкан, исем-шәрифен фаш иткән. Ояты булган кешегә йөз кызарырлык...
Җырчының каләме дә очлы икән, ул бик мәгънәле шигырь дә язган:
Җавабым!
Убырмы мин, шәфкать иясеме –
Раббым биргән юлдан узамын.
Яшәвемнең һәрбер буразнасын
Чагылышым итеп сызамын.
Гомер юлым тигез генә түгел –
Ләззәтле дә, үзе көрәш тә.
Кара урманында убыр булам,
Айлы кичтә булам фәрештә.
Кемнәргәдер бәхет таратамын,
Ә кемнәргә кылам изгелек.
Гомер биргәненә рәхмәт әйтәм
Раббым каршысында иң элек.
Ошамыймын икән – тыныч кына,
Мине күрми генә үтегез!
Үлә-бетә мине тикшергәнче,
Битегезне юып сөртегез!
Фото: социаль чедтәрдән.