

Фестиваль ел саен башкорт халкының традицияләрен саклау, тергезү һәм алга таба үстерү, традицион җәядән ук атуны үстерү һәм популярлаштыру, яшьләрне башкорт халкының мәдәнияте һәм традицияләренә тарту максатларында үткәрелә.
Ярышларда Башкортстанның 15 районыннан һәм шәһәреннән төрле яшь категориясендәге 70ләп спортчы катнашыр дип, шулай ук Татарстанннан һәм Чиләбе өлкәсеннән катнашучылар килер дип көтелә. Барлык укчылар милли киемнәр киеп чыгыш ясаячак.
Ярышлардан тыш, фестиваль мәйданчыгында Милли музейның күргәзмәсе, Уфа районының 95 еллыгына багышланган «Минем кече Ватаным» күргәзмәсе, ук ату буенча мастер-класс, «Геройлар территориясе» интерактив мәйданчыгы оештырылачак.