Күпчелек очракта алар билетларны дәүләт лотереясе сайтында сатып алган. Ир белән хатынның яраткан лотереясендә 100 һәм 200 мең сумлык зур отышлары булган, ә тиражларның берсендә аларга тагын да зуррак уңыш елмайган - алар 1 миллион сумга ия булган!
«Мин, гадәттә, якындагы тиражга бер генә билет сатып алам, — дип сөйли җиңүче. — Ул көнне миңа җиңү турында смс-хәбәр килде, һәм мин шундук хатыныма яңалык белән уртаклашыр өчен скриншот җибәрдем. Зур сумма отачагыма һәрвакыт ышана идем!" — дип уртаклаша Андрей.
Ул автомобильләр сату буенча белгеч булып эшли. Буш вакытларында хатыны белән балык тотарга ярата. Җиңүнең бер өлешен җиңүче ялга тотыначак, ә калган акчалары белән ипотекаларын капларга җыена.
Автор фотосы.