Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 9 сентябрьдә Уфаның 4нче полиция бүлегенә 14 яшьлек кызлары югалуы турында гариза белән аның әти-әнисе мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта полиция үсмерне эзли.
Укучы кыз кара-зәңгәр мәктәп чалбары, кара жилет һәм блузка кигән, үзе белән кара күн рюкзагы да була.
Ведомствода гражданнардан югалган кызны эзләүдә ярдәм итүләрен һәм теләсә нинди мәгълүматны (347) 279-32-92 ышаныч телефоны аша, яки якындагы полиция бүлегенә хәбәр итүләрен сорыйлар.
Фото:соцсети