+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
11 сентябрь 2025, 09:15

Пилотсыз очкыч ярдәмендә эзлиләр

9 сентябрьдә 14 яшьлек кыз югалган, дип язган идек.

Пилотсыз очкыч ярдәмендә эзлиләрПилотсыз очкыч ярдәмендә эзлиләр
Пилотсыз очкыч ярдәмендә эзлиләр
9 сентябрьдә Уфа полициясенә 14 яшьлек кызы Камилла Рәфыйкованың югалуы турында хәбәр белән аның якыннары мөрәҗәгать иткән. Әнисе сүзләренчә, кыз өйдән мәктәпкә чыгып киткән, ләкин дәрескә бармаган һәм элемтәгә чыкмый.

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре, участковыйлар һәм волонтерлар югалган мәктәп укучысын эзли. Эзләү чараларында Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсе, шулай ук, пилотсыз очкыч техникасын куллана.

Югалган үсмернең билгеләре: буе 172 сантиметр, какча гәүдәле. Укучы кыз кара-зәңгәр мәктәп чалбары, кара жилет һәм блузка кигән, үзе белән кара күн рюкзагы да була.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә гражданнарга: «Камилла Рәфыйкованың кайдалыгы турында нинди дә булса мәгълүмат булса, кичекмәстән Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча 4нче полиция бүлегенә (347) 250-41-62 телефоны буенча, дежур бүлегенә (347) 279-39-02 яисә 02 (102 - мобиль телефоннан), яки якындагы полиция бүлегенә хәбәр итүегезне сорыйбыз», — дип мөрәҗәгать итәләр.

Фото:МВД по РБ

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас