+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
11 сентябрь 2025, 09:30

Янә авария, янә фаҗига...

Тәтешле районында булган коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән.

Янә авария, янә фаҗига...Янә авария, янә фаҗига...
Янә авария, янә фаҗига...

Кичә көндез Тәтешле районында, Борай – Иске Балтач – Куеда автомобиль юлының 77нче чакрымында, үлемечле юл-транспорт һәлакәте булган.

ЮХХДИның беренчел мәгълүматлары буенча, «ЛАДА Гранта» машинасы руле артындагы 43 яшьлек водитель икенче дәрәҗәдәге юлдан төп юлга чыкканда 66 яшьлек ир идарә иткән «ВАЗ-2107» машинасы белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә «ВАЗ-2107» водителе һәм аның пассажиры ашыгыч медицина ярдәме килгәнче җан биргәннәр, «ЛАДА Гранта» водителен һәм пассажирын күпсанлы җәрәхәтләр белән дәваханәгә салганнар.

Хәзер әлеге фаҗиганең барлык хәл-шартларын ачыклау бара.

Фото: ЮХХДИ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас