+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
11 сентябрь 2025, 13:15

Җәза үтәүчеләр нинди продукция җитештерә

Республиканың холык төзәтү учреждениеләрендә җәза үтәүче хөкем ителүчеләр офис җиһазлары, махсус киемнәр һәм каты көнкүреш калдыклары өчен металл контейнерлар җитештерү белән мәшгуль.

Җәза үтәүчеләр нинди продукция җитештерәҖәза үтәүчеләр нинди продукция җитештерә
Җәза үтәүчеләр нинди продукция җитештерә

Быелның 8 аенда Башкортстандагы УФСИНның төзәтү учреждениеләрендә җитештерелә торган продукциягә төзелгән контрактлар суммасы 1 миллард сумнан артык тәшкил итте. Шулардан дәүләт хакимияте органнары һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен — 23 млн сум. Бу хакта 11 сентябрьдә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгында журналистлар белән очрашуда Русия ФСИНның Башкортстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары эчке хезмәт полковнигы Евгений Аристов хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, бакча-яшелчә продукциясен сезонлы сәүдә итү урыннарын оештыру өчен лоток-павильоннар, эскәмияләр, урналар, каты көнкүреш калдыклары өчен металл контейнерлар, электр щитлары өчен киртәләр һәм эшче көчләр белән тәэмин итү өчен 4 миллион 300 мең сумлык 21 контракт төзелгән. Иглин районы белән каты көнкүреш калдыклары өчен металл контейнерларга, каты көнкүреш калдыклары өчен бункерларга һәм офис җиһазларына 2 млн 680 мең сумлык биш контракт төзелгән.

Русиянең башка территориаль органнары медицина халатлары җитештерү өчен 10 миллион 710 мең сумлык контракт төзелгән.

"Шулай итеп, төзелгән контрактлар суммасының яртысы республикадан читтә алынган күләмнәрдән тора", — дип аңлатты Евгений Аристов.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас