

Мәләвез – Смак – Йомагуҗа автомобиль юлының беренче чакрымында фаҗигале юл-транспорт һәлакәте булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 55 яшьлек “Лада Калина” водителе “ВАЗ-2115” автомобиле белән бәрелешүгә юл куйган. Шуннан соң “Лада” агачка бәрелеп, кюветка ауган.
“Лада Калина” йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында үлгән.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре әлеге факт буенча тикшерү үткәрә, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Башкортстанның дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, 7 сентябрь иртәсендә Уфа – Яңавыл автомобиль юлының 163нче километрында Тиз Танып елгасы аша күпер төзелеше участогында Калтасы районында яшәүче ир-ат “ВАЗ-2112” руле артында күпердәге корылмаларга бәрелеп, суга төшеп киткән. Машинага ут капкан. Елга ярында машинаның бамперы, дәүләт номеры һәм шина эзләре калган.
Телеграм-каналлар башта 37 яшьлек водительне исән, аны дәваханәгә алып киткәннәр дип язган иде. Әмма рәсми чыганаклар ирне водолазлар эзли, дип хәбәр итте. Коткару хезмәте 100 квадрат метр акваторияне тикшергән, ул өч көннән соң гына табылган.
Уфаның ДАИ матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, башкаланың Бакалы урамында “Субару Форестер” автомобиле һәм “Шайнари” мотоциклы катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте булган. Һәлакәтнең видеоязмаларын өйрәнгәндә яшь кешенең мотоциклчылар төркеме составында хәрәкәт итүе күренә.
Уфа дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре “Не рули, малай” социаль кампаниясе кысаларында анда катнашучыларның барысын да ачыклаган. Алар, таныклыгы булмаса да, гомуми файдаланудагы юлларда йөргән 17-19 яшьлек егетләр булып чыккан. Аларны йөртү таныклыгыннан башка мототранспорт белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тарттырганнар. Бөтен мототехниканы махсус урынга урнаштырганнар. Егетләрнең ата-аналарына карата материаллар Балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә, тәрбияләү бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен, аларны административ җаваплылыкка тарттыру турындагы мәсьәләне хәл итү өчен җибәрелгән. Әлеге мәддәнең санкциясе административ штраф салуны күздә тота.
Ведомство мәгълүматлары буенча, ел башыннан әлеге маддә буенча инде 172 гаилә җаваплылыкка тарттырылган. Үсмерләр балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәдә профилактик исәпкә алынырга мөмкин. Улларыгыз исән булсын дисәгез, таныклыксыз мотоциклда йөрергә рөхсәт итмәгез!