

2025 елда «Башкортстан» ТРК акционерлар җәмгыятенең «Юлдаш» радиосы үзенең 25 еллыгын билгели. Юбилей хөрмәтенә радиостанция Башкортстан Республикасының Милли музеенда «Юлдаш»ның республика тарихына һәм мәдәнияткә керткән өлешенә багышланган юбилей күргәзмәсе оештырды.
Анда төрле дәверләрләге сирәк очрый торган фотосурәтләр, тарихи радиоалгычлар һәм тавыш яздыру корылмалары, шулай уҡ радиостанциянең барлыкка килүен һәм үсешен чагылдырган документлар һәм материаллар тәкъдим ителгән. Аерым урынны радионың төп тапшырулары, зур проеклар һәм акцияләр турында сөйләгән стендлар били. Килүчеләр коллективның һөнәри казанышларын һәм милли мәдәниятне саклауда һәм популярлаштыруда «Юлдаш»ның ролен чагылдырган үзенчәлекле экспонатлар белән таныша.
Аерым стендны "Юлдаш" радиосының 25 еллыгына багышланган чаралар кысаларында уздырылган "Көмеш еллар. Алтын куллар" конкурсында катнашучыларның эшләре күргәзмәсе били.
Бәйгедә Зилаер, Илеш, Чишмә, Учалы, Мәчетле, Нуриман, Балтач һәм Бөрҗән районнарынан, шулай уҡ Сибай, Мәләвез һәм Яңавыл шәһәрләреннән осталар катнашты. Күргәзмәне ачу көнендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте.
Конкурста Гран-прины Нуриман районыннан Тимур Сафин яулады. Ул бетоннан эшләгән композициягә бар жюри әгъзаләре да югары балл куйды. Беренче урынны1-се урынны Бөрҗән районыннан Айсылу Баймурзина алды. Сибайдан Әнвәр Игебаевка исә махсус бүләк бирергә карар ителде.
Бар катнашучылар да "Юлдаш" радиосыннан диплом һәм бүләк алды, ә Гран-при иясе Тимур Сафин исә республика шифаханәләренең берсендә ял итәчәк.
«Юлдаш» радиосын 25 еллык юбилее белән Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары буенча агентлык җитәкчесе урынбасары Елена Арямнова котлады һәм фидакарь эшләгән радио хезмәткәрләрен билгеләп үтте.
«Бүген «Юлдаш» уңышлы радиостанция булуын гына түгел, ә республикабызның аерылмас бер өлеше булуын тагын раслады. Радио эфир дулкыннары белән генә чикләнми. Аның тавышы төрле шәһәр-районнарда тыңлаучылар белән очрашуларда, конференцияларда һәм хәйрия чараларында еш ишетелә. Радио СВОга ярдәм итүгә зур шактый зур өлеш кертә. 25 сентябрьдә «Уфа Арена»да үтәчәк юбилей концертын түземсезләнеп көтәбез, — тине Елена Арямнова.
Башлангыч экскурсияне «Теге өчәү» тапшыруын алып баручылар Айбулат Сәсәнбаев белән Филүс Касыймов үткәрде. Күргәзмә 30 сентябрьгә кадәр эшләячәк.