Шулай булгач, пешкән алмада ул яңа өзелгән алмадагыга караганда күбрәк. Ә пектин – эрүчән азык җепселләре, алар эчәклекнең файдалы бактерияләре өчен азык булып тора. Шулай ук табигый энтеросорбентлар булып санала, ягъни организмнан артык глюкозаны һәм холестеринны чыгарырга ярдәм итә.
Пешергәндә, алмадагы С витамины өч тапкырга диярлек кими. Әмма башка файдалы матдәләр шул ук микъдарда сакланып кала, диярлек. Бу – йөрәк-кан тамырлары системасының тотрыклы эшләве өчен кирәкле калий, кан ясауда катнашкан тимер. Моннан тыш, кызыл алмаларда антоцианнар бар, шуңа күрә аларны куллану йөрәк-кан тамырлары системасы эшенә уңай йогынты ясый.
Алмада органик кислоталар да күп. Алар ашказаны-эчәк трактының эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, хлор кислотасы секрециясен арттыра һәм үт куыгының эшен көйли. Алмада шешкә каршы кверцитин (флавоноидлар төркемендәге матдә) бар. Ул Альцгеймер авыруы үсеше куркынычын киметә.