Документ нигезендә, төбәктә киңкүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә, мизгелле хәбәрләр алмашу сервисларында республикада пилотсыз очу аппаратларын куллану нәтиҗәләре турында мәгълүматны бастырып чыгару һәм тарату тыела.
Шулай ук БПЛАга каршы тору чаралары һәм системалары, шул исәптән һава һөҗүменә каршы оборона һәм радиоэлектрон көрәш, аларны төбәк территориясендә урнаштыру урыннары турында мәгълүмат, фото- һәм видеоматериаллар бастыру тыела.
Башкортстанның Административ хокук бозулар турындагы кодексы нигезендә, хокук бозучыларга физик затлар өчен 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазыйфа биләүче затлар өчен - 10 меңнән 30 мең сумга кадәр һәм юридик затлар өчен 100 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф яный.
Тыю «Русия Федерациясе Президентының 2022 елның 19 октябрендәге 756 санлы указына ярашлы рәвештә Русия Федерациясе субъектларында гамәлгә ашырыла торган чаралар турында» Русия Федерациясе Президентының 757 санлы указы белән республикада кертелгән база әзерлеге режимы бетерелгәнче билгеләнә. Ул рәсми чыганакларда мәгълүмат бастыруга, шулай ук рәсми чыганакларга сылтама белән, кагылмый.