Банкта җитәкче вазыйфасында эшләвенә карамастан, ул балаларына да тиешенчә игътибар бирүгә ирешә.
Урал реконструкция һәм үсеш банкының Уфадагы өстәмә офисы директоры Светлана Петрова - биш бала әнисе. Үз үрнәге белән ул күп балалы әниләрнең эшне һәм бәхетле гаилә тормышын бергә алып бару гына түгел, ә һөнәрдә һәм балаларны тәрбияләүдә дә югары нәтиҗәләргә ирешә алуларын күрсәтә. Без Светлана белән 10 сәгатькә кадәр эш белән тәэмин ителгән офис җитәкчесе буларак уңышлы, мотивацияле балалар үстерү турында сөйләштек.
- Мин һәрвакыт һәм һәркайда өлгерәм дип әйтә алмыйм, мөгаен, бу мөмкин дә түгелдер. Ләкин дөрес планлаштыруны беркем дә гамәлдән чыгармаган бит әле, һәм мин һәрвакыт үз планымны, режимны тотарга тырышам һәм балаларны да моңа өйрәтәм. Җаваплылык, максатны тормышка ашыру - һәр эшләүче әни өчен иң кирәклеләрдән санала - ди Светлана.
Тулырак: Башинфом
Фото: "Башинформ"