+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
18 сентябрь 2025, 07:05

Стандартлаштыру һәм метрология үзәге вузара кампусның яңа резиденты булды

Уфада Евразия НОЦы вузара студентлар кампусы территориясендә яңа резидент – А.М. Моратшин исемендәге стандартлаштыру һәм метрология үзәге эшли башлады.

Стандартлаштыру һәм метрология үзәге вузара кампусның яңа резиденты булдыСтандартлаштыру һәм метрология үзәге вузара кампусның яңа резиденты булды
Стандартлаштыру һәм метрология үзәге вузара кампусның яңа резиденты булды

Чара гибрид форматта узды.

Төп спикер булып диретор Сергей Севницкий чыгыш ясады. Ул "Росстандарт"ның метрологик белем бирү кластеры" проекты турында сөйләде һәм төбәктә стандартлаштыруны һәм техник җайга салуны үстерү өчен яңа мәйданчыкның мөһимлеген ассызыклады.

- Бу мәйданчык предприятиеләрне стандартлаштыру һәм техник җайга салу өлкәсендә эшне тагын да җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк. Безнең белгечләр кампуста фәнни бергәлекләргә гамәлгә ашырыла торган фәнни-тикшеренү проектларына оператив рәвештә консультацияләр бирә һәм ярдәм күрсәтә алачак.

Мәйданчыкны ачу тантанасында Федераль стандартлаштыру институты директоры Денис Миронов катнашты. ВКС буенча ведомство җитәкчесе стандартлаштыру трансформациясе һәм институт тәкъдим иткән мөмкинлекләр турында сөйләде. Аларның берсе - Стандартлаштыру буенча документларның цифрлы версияләренә эксклюзив керү мөмкинлеге.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас