

Конференция эшендә Үзбәкстан, Казахстан, Молдова, Әзербайҗан, Төрекмәнстан галимнәре катнашачак. Алар Евразия халыкларының тарихы, матди һәм рухи мәдәнияте, фольклоры, телләрнең торышы һәм үсеше, төбәк халыкларының рухи мирасы системасындагы әдәбият белән бәйле темаларга фикер алышачак.
Конференция офлайн-һәм онлайн-форматларда узачак. Фәнни чара кысаларында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую планлаштырыла.
25 сентябрьдә килешүгә кул кую, пленар, секцион утырышлар һәм "түгәрәк өстәл" эше планлаштырыла.
Үткәрү урыны: Уфа шәһәре, Октябрь проспекты, 71 йорт (РФА УФИЦ Евразия НОЦ залы).
Фото: vatandash.ru