

Ил Президенты Владимир Путин карары нигезендә киләсе елдан Русия хәрбиләре өчен форма илебез компанияләре тарафыннан Русия территориясендә җитештерелергә тиеш, ә 2027 елдан – үзебездә җитештерелгән тукымалардан.
«2026 елның 1 гыйнварыннан җитештерү куәтләре Русия Федерациясе территориясендә булган, ә 2027 елга шулай ук Русия Федерациясе территориясендә һәм киҗе-мамык тукымалардан җитештерелгән әйберләр поставкалау буенча өстәмә чаралар кабул итәргә», – дип язылган карарда.
Карарга ярашлы, чит илдән сатып алуларны бетерү һәм үзебездә җитештерү илкүләм иминлекне тәэмин итү өчен дә, үзебезнең производстволарны, сәнәгатьне ныгыту өчен дә кирәк.
Фотог: Кремлин.ру