+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
25 сентябрь 2025, 04:30

Үксезлектә үткән еллар

Мин Бүздәк районының Түреш авылында туып-үстем. Әтием ат караучы иде. Эштән соң арбасына печән дә салып алып кайта. Еш кына мине дә утыртып алып бара. “Нык тотынып утыр, егылып төшмә”, — ди торган иде. Шул атка атланып, төшкелеккә кайта, тезгенен читәнгә элеп куя. Ат урыныннан кузгалмыйча тора. Әмма тезгенен алу белән малкай тыпырдый башлый. Бүген дә шундый хәл. Әти тезгенне муенына салу белән чаба да башлады. Атка атландыр әле, дип, мин тагын елап калдым...

Үксезлектә үткән елларҮксезлектә үткән еллар
Үксезлектә үткән еллар

Иртән мине инәй уятты. “Әйдә, улым, тор, әтиеңне озатырга барыйк”, – диде. Тышта кояш, эссе. Әтинең аягында йон оекбаш, үзе үргән чабата.
Газизҗан абзыйлар турына барып җиттек. Анда кешеләр җыелышкан. Барысының йөзе боек, хатын-кызлар елый. Әти-әни җыелганнар белән сәлам алыштылар да, әти капка баганасына сөялеп, җиргә утырды. Бер аягын бөкләгән, икенчесен сузган, күзләре, нишләп­тер, кызарган.
Миңа карап торгач, сорап куйды:
– Улым, син Дуга күперен беләсеңме? Күзәйгә барганда да, кайтканда да шуның чишмәсеннән су эчкән идек. (Ул Дуга күпере Бүздәк районының Күзәй авылы белән Түреш авылы арасында урнашкан иде. Хәзер ул күпернең баганалары гына калган).
– Беләм, әти!
– Улым, мин киткәндә елама, мин шул Дуга күпереннән борылып кайтырмын, ярыймы! – диде дә озак кына читкә карап торды.
Күп тә үтмәде, һәр арбага икешәр ат җигелгән берничә бричка килеп туктады, аларның артына тагын берничә ат бәйләнгән. Шулар арасында минем әти җигеп йөргән ат та бар. Ир-егетләр шул арбаларга берничә кеше утырышып, саубуллашып кузгалып китте. Әти – алар арасында. Калган халык: әби-бабайлар, хатын-кызлар, бала-чагалар барысы да елый. Мин генә еламыйм. Мин, әни янына килеп: “Син нигә елыйсың? Әти Дуга күпереннән борылып кайтам диде бит”, — димен. Әни: “Балам, әтиең сугышка китте бит”, – дип үкседе.
Әти сугышка киткәндә миңа дүрт ярым яшь иде. Аны озаткан көнне кичен көтү кайткач, әни мине кәҗә саварга өйрәтә башлады. Әти киткәндә өч бәтие белән бер кәҗә калды. Башка бертөрле малыбыз юк иде. Шулай итеп, ике-өч көн эчендә өйдә хуҗа булырга өйрәндем.
Ул вакытта әниләребез кояш чыкканчы басуга эшкә китә, кояш баегач кына кайталар иде. Шуңа күрә әниемне атналар буена күрми идем. Иртән торып кәҗә савам. Бер стакан сөт эчкәч, кәҗәне көтүгә куам. Таң сарысы белән капка төбендә көтү чыгуын көтеп торам. Көтү киткәч, өйгә керәм: ашыйсы, калган сөтне эчеп бетерәсе килә. Ләкин анысын төшкелеккә калдырырга кирәк, шулай кушылган. Ашарга башка бер нәрсә дә юк. Кәҗә сөтенең кичкесен эчеп, яртысыннан күбрәген инәйгә калдырам. Иртән дә эчәргә кирәк.
Бердәнбер көнне Сөләйман бабай Сафинның карчыгы Ак әби миңа эндәште. Аларның да өлкән уллары сугышта. Бераз алга китеп, шуны әйтим: бәхеткә, Әмир абый сугыштан исән кайтты.
– Балам, фәлән әбиеңнәргә шушы әйберне илтеп кил әле, – дип, кулга бер кисәк икмәк тоттырды.
Ул икмәкне кояшка каршы тотып карасаң, көн яктысы үтәли күренә иде. Сирәк кенә булса да шундый йомышлар да кушкалыйлар иде. Тагын берәрсенең йомышы булмас микән, дип, сәгатьләр буе урамда тора идем. Ә урамда минем кебек балалар бик күп. Сугышка кадәр авылларда без бик күп идек бит. Минем дә ике апам, бер абыем үлгән, аларны бөтенләй белмим. Энем Шамилне төш кебек кенә хәтерлим. Ул сугышка кадәр үлде. Аны җирләргә мине дә алып бардылар. Шунда бик нык елавым исемдә калган.
...Бер-берсенә ике тамчы судай охшаш авыр көннәр, атналар үтә. Күрше-тирәләргә керәм. Ашарга берәр нәрсә бирмәсләрме икән, дип, өметләнеп, ишек төпләрендә басып торам. Беләм, үзләре дә ач. Ачлыкка чыдап булмый. Бер йорттан чыгам, икенчесенә керәм. Кайсы пешкән ярты бәрәңге бирә, кайсысы күмердә тәгәрәтеп пешерелгән кечкенә бәрәңге бирә. Үзләре сөйләнә: “Үзебез дә ачбыз бит, балакаем. Бигрәк бер кешең дә юк шул”, — дип, мине кызганучылар да бар.
1942 елның көзе. Беркөнне капка төбендә көтү кайтуын көтеп тора идем, бер кеше белән Ибрай абый капка төбенә килеп туктадылар.
– Исемең ничек, син кем баласы?
– Равил Сәхип малае, — димен. (Ул чакта әтиемнең Сәхәпгәрәй исемле булуын белмәгәнмен). Әнием Мәкли исемле. (Әни­емнең исеме — Мәкълүфә).
– Бүген нәрсә ашадың?
– Ашамадым. Кәҗә сөте эчтем.
– Кайда ул кәҗә?
– Көтүдә. Әле көтү кайтуын көтеп торам.
Өстемдә – озын күлмәк, баш киемем дә, ыштан да юк. Таныш булмаган кешеләр яшелдән киенгән, билләрендә – каеш, аякларында – итекләр. Алар көтү кайтканны көтеп торды да кәҗәбезне өч бәтие белән җитәкләп алып чыгып китте. Мин елап калдым. Ибрай абыйның колхозмы, авыл Советымы рәисе булып эшләве истә калган. Икенчесе салым агенты булган.
Капка төбендә елап арыгач, өйгә кердем. Өйдә сукыр лампа яндырырлык та керосин юк. Инәй бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эштә, ә мин якын-тирә күршеләрдән башка беркая да бара белмим. Елый-елый сәкегә менеп яттым. Караңгы төште. Курка башладым. Күпмедер вакыт үткәч, инәй кайтты. Мин аңа Ибрай белән бер кешенең кәҗәне бәтиләре белән бергә бауга бәйләп алып чыгып китүләрен, кәҗәне саварга да бирмәү­ләрен әйттем. Инәй мине тыңлаганнан соң: “Улым, син йокла, мин хәзер кайтам”, – дип чыгып китте.
Таң караңгысында инәй уята. “Улым, син теге күршеләргә, бу күршеләргә кереп чык инде, бәлки, нәрсә булса да бирерләр. Эштә икмәк бирсәләр, сиңа да алып кайтырмын”, – дип, мине юатып, эшкә китте.
Елап, капка төбенә чыгып бастым. Озак кына торгач, күрше кызы Галимәнең әнисе чыкты. Әтиләре сугышта, берүзе дүрт бала карый.
– Равил, нәрсә булды? – дип сорады апа.
Мин аңа Ибрайның кәҗәне алып китүен сөйләдем. Ул күз яшьләрен сөртә-сөртә өенә кереп китте һәм бераздан бер стаканга якын катык алып чыгып эчерде. Шулай кичкә кадәрле күршеләрдә йөреп, каһәрле сугышның тагын бер көне үтеп китте.
Тегеләр, салым түләргә тиешсез, дип, кәҗәне алып чыгып киткән. Әнием бик каты тарткалаша торгач, кәҗәңне китерербез, дип калганнар. Атнага якын вакыт үткәч, кәҗә тәкәсе китерделәр.
Боларны укып, кемнәрдер “Сталин заманы бигрәк аяусыз булган”, дип уйлар, мөгаен. Ләкин алай түгел. Сталин биш яшьлек баланың соңгы ризыгын, гаиләнең азаккы кәҗәсен тартып алып, аның урынына кәҗә тәкәсе илтегез, димәгән. Бу — урындагы түрәләрнең башбаштаклыгы, үзләрен күрсәтергә тырышулары. Ул Ибрай мине генә ач калдырмады, бик күпләрне рәнҗетте. Аның килгәнен күрсәләр, бөтен бала-чага урамнан качышып бетә иде.
Ул авыр елларда кая карама — ярлылык, хәерчелек. Кыш җитсә, ягарга утын юк: кешеләр абзарларын, бәдрәфләрен сүтеп ягып бетерде. Хатын-кызлар төнлә урманга бәләкәй чана белән чыбык җыярга бара. Ләкин анда аларны урманчы тота, чаналарын вата. Ә өйне ничек тә җылытырга кирәк. Ни булса да булыр, сөйрәп булса да алып кайтам, дип, хатын-кызлар икенче көнне янә караңгы урманга китә. Чатлама суык. Аякларда – чабата, өсләрдә – кырык ямаулы бишмәт. Өшеп-туңып кайткан инәй, озак кына аякларын уып, гаҗизләнеп елап утыра иде.
Сугыш елларында бөтен авыр эш хатын-кыз иңенә төште. Алар шулай бик җәфаланып, балаларын ачлыктан, үлем тырнагыннан алып калды. Ә күпләребез үлде. Җәй көннәрендә бала-чага бергә уйныйбыз, иртән торуга арабызда кемнәрдер юк. Аларны арбага салып, зиратка алып китәләр, ә без, кечкенә гәүдәләрендә чак җан асраган сабыйлар, аларны озатып калабыз. Мөмкин­легем булса, сугыш вакытында иза чиккән хатын-кызларга һәр җирдә һәйкәл куяр идем.
Беркөнне безгә Фәндәл Моратов килде. “Мәкли апа, Равилне бездә калдыр”, – диде ул. Шуннан соң мин аларда калгалый башладым. Алар безнең авыр хәлне яхшы белә. Аларда миңа җан асрарлык пешкән бәрәңге дә, катык та эләккәли иде. Әниләренә күрсәтмичә Фәндәл үзе дә миңа бәрәңге биргәли иде.
Мин Фәндәлнең әти-әнисен “Мулла бабай”, “Мулла әби” дип атый идем. Галимәнең әти-әнисе — “Ак бабай” белән “Ак әби”. Ибли бабай карчыгының исеме хәтердә калмаган. Алар барысы да — минем күршеләрем. Алар булмаса, мин җир куенына кергән булыр идем. Мин бүген бу күршеләремне еш искә алам. Авыр туфраклары җиңел, урыннары оҗмах түрендә булсын. Аларның җылы сүзләре, бер кабымлык булса да биргән ризыклары мине үлемнән алып калды. Рәхмәт сезгә, изге күңелле күршеләрем!
Сугыш һаман туктамый. Карлы бураннар, чатлама суыклар артта калды, кояшлы җылы яз килде. Җылы яклардан кошлар кайтып, оялар корып, йомырка сала башлады. Авылыбыз Түрешне икегә бүлеп елга ага. Безнең йорт тигезлектә урнашкан. Аргы яктагы тау битендә биек таллар үсә. Яз килү белән шул талларда каргалар оя корып, йомырка сала башлый. Ә тау битендә, кар эрегән урыннарда, яшел үлән борын төртә. Елгада язгы ташкын озак бармый — бераз ургылып шаулап ала да ярларына кире кайта.
Без, бик тә салкын язгы су астындагы боз энәләренә баса-баса, аргы якка чыгабыз. Алдан Фәндәл бара, без — аның артыннан. Мин — иң йончуы һәм иң бәләкәе, алар артыннан иярәм. Фәндәл барыбызның да чыкканын карап, көтеп тора. Барыбыз да ачбыз. Фәндәл башта — бер, аннан соң икенче тал башына үрмәләп менеп, кепкасына карга йомыркалары салып алып төшә. Бу берничә тапкыр кабатлана. Фәндәлнең шырпысы да, йомырка пешерергә бәләкәй савыты да бар. Кипкән тал ботакларын җыеп, учак ягып җибәрәбез. Йомыркалар пешкәч, Фәндәл безгә таратып чыга. Үзе ашагандырмы-юкмы, хәтерләмим. Миңа – икене, башкаларга берәрне бирә. Шул пешкән карга йомыр­касының тәме әле булса тел очында тора сыман!
Ямьле җәй башланды. Инде бәрәңге алмалары да коела башлады. Без, малай-шалай, шул бәрәңге алмалары атышып уйныйбыз. Шулай ачлы-туклы, юк уенчыкны бар ясап, уенга мавыгып көннәр үтә.
Беркөнне көн буена алма атышып уйнагангамы, әллә ачлыктан хәлсезләнепме, тирән йокыга талганмын. Иртән кояш чыкканда әни мине уята, үзе елый. “Сине бит тагын күршеләр белән Дуга күпере янындагы басудан төн буена эзләп табып алып кайттык. Үзең йоклыйсың, үзең елыйсың”, — ди. Мин берни белмим. Йоклаганда саташып, әтиемне каршы алырга барганмындыр инде. Андый хәлләр минем белән күп тапкыр кабатланды. Көндезләрен еш кына шул күпер янына барып, бәлки, әти кайтыр, дип, көтеп утыра идем.
Менә шундый хәлләрдә яши торгач, 1944 ел җитте. Яшь кенә бер апа килеп, быел син укырга төшәсең, диде. “Балам, әйбәт укы, язарга өйрән. Әтиеңә икәү хат язарбыз, мин бит укый-яза белмим”, – дип, инәй мине мәктәпкә озатты. Көз мәктәпкә ничә тапкыр барганмындыр, хәтердә калмаган. Кышын өстемә дә, аягыма да кияргә булмагач, йөрмәдем.
1945 елның язы җитте. Әле һаман салкын. Тышка чыгарлык түгел, өшетә. Әни иртән берничә тапкыр мәктәпкә җибәрде, мин ерак бара алмыйм, аякларым өши дә кире борылып кайтам.
Бераздан җылытып җибәрде. Мин мәктәпкә барырга чыктым. Каршыма бер апа килә. Ул миннән: “Син Равил бит әле?” – дип сорады. “Сугыш беткән, улым, тиздән әтиең кайтыр”, – диде. Фәндәлнең чыкканын көтеп тордым. “Сугыш туктаган!” – дип, сөенче алдым. Фәндәл өенә йөгереп кереп китте дә, бер телем икмәк алып чыгып, миңа бирде.
Мәктәп алды туп-тулы халык. Ул елларда Түрештә унъеллык мәктәп иде. Укытучылар укучыларны бер сафка тезде, без кечке­нәләрне сафның койрыгына куйдылар. Бөтен Түреш урамнары буйлап кычкырып җырлап үттек. Әби-бабайлар, капка төпләренә чыгып, елый-елый, безне озата. Ник берәр йортның алдында читән, койма булсын! Аларны кышын ягып бетергәннәр.
1945 елның 9 мае – ачлыктан җәфаланган халыкка өмет, зур шатлык китергән көн. Барысында да, тиздән әтиләребез, балаларыбыз, туганнарыбыз кайтыр, дигән өмет кабынды. Тик минем әти дә, Галимәнең әтисе дә кайтмады.
Беркөнне инәй: “Сугыштан әтиеңнең аты кайткан. Бер күзе юк, диләр. Әйдә, барып күреп кайтыйк”, – диде. Мин, әти кайткач кына барам, дип, бармадым. Шуның өчен һаман да үземне гафу итә алмыйм. Никләр генә шул атны барып күрмәдем икән?!
Ә сугыш бетсә дә, ачлык-ялангачлык безнең арттан бик озак ияреп йөрде әле...

Равил СӘЛИМГӘРӘЕВ.

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас