+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
25 сентябрь 2025, 04:35

“Кызыл таң” дусларын спорт бәйрәменә җыя!

Гәзитебез призына ХХХV юбилей ярыммарафоны Дүртөйле шәһәрендә 27 сентябрьдә узачакСпорт, сәламәт яшәү рәвешен сөюче дусларыбызны сентябрьнең соңгы шимбәсендә гүзәл һәм кунакчыл Дүртөйле җиренә XXXV җиңел атлетика ярыммарафонына чакырабыз! Дүртөйле районы хакимияте белән берлектә оештырылучы зур спорт чарасы 27 сентябрьдә узачак.

“Кызыл таң” дусларын спорт бәйрәменә җыя!“Кызыл таң” дусларын спорт бәйрәменә җыя!
“Кызыл таң” дусларын спорт бәйрәменә җыя!

Бәйгенең старты һәм финишы – Дүртөйле шәһәренең Ленин исемендәге үзәк мәйданында. Ярыш 11.00 сәгатьтә башлана.
Ярыммарафонда командалар да, аерым йөгерешчеләр дә катнаша ала. Төп таләп – катнашучылар табиб күрсәтмәләренә таянырга тиеш. 10-13 яшьлек балалар 300 метрлы дистанциядә ярышачак. Мәктәпләрнең һәркайсысыннан укучылар саны биштән артмаска тиеш.
14-17 яшьлек кызлар өчен 5 километрлы дистанция каралган, ә егетләр 10 километрга узыша. Монда да шул ук таләп: бер мәктәптән биштән артык укучы катнашмый.
18 яшьтән өлкәнрәкләр 10 километрга узышуда көч сынашырга чыга ала.
21,1 километр арага (ярыммарафон) түбәндәге төркемнәр ярышачак: 18-39, 40-49, 50-59, 60-69, 70 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк ир-егетләр һәм хатын-кызлар.
Маршрут Дүртөйле шәһәре урамнары буйлап салынган, бер әйләнеш 5 чакрым 275 метр тәшкил итә. Һәр 2,5 километр саен тамак ялгап китү нокталары булачак.
Бәйге җиңүчеләренә Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Ярышта катнашу өчен гаризаларны алдан ук Дүртөйле шәһәре, Чеверев урамы, 41, Яшьләр белән эшләү һәм физик культура, спорт һәм туризмны үстерү бүлегенә (sport.050@yandex.ru) юлларга мөмкин. Тел: (834787) 2-19-79.
21,1 километрга старт взносы – 250 сум.
Йөгерешчеләрне теркәү 27 сентябрьдә 9.00-10.30 сәгатьләрдә Ленин исемендәге мәйданда урнашкан Тарих-туган якны өйрәнү музее бинасында (Р. Мусин урамы, 64) оештырыла.
Спорт бәйрәме, һәр елдагыча, чагу һәм күңелле булачак! Рәхим итегез!

 

Автор фотосы.

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас