Уфаның Октябрь районында чын батырлык һәм кыюлык күрсәткән ун яшьлек Сергей Семеновны бүләкләделәр.
Билгеле булуынча,18 сентябрь кичендә Белорет районының Айыс авылы янындагы урманда әти кеше 10 яшьлек улы белән квадроциклда йөргән. Бер мизгелдә идарә итүне югалтып, әйләнеп капланган һәм транспорт чарасы астында калган. Ул аннан үзаллы чыга алган, ләкин җитди җәрәхәтләр аркасында хәрәкәт итә алмаган. Караңгы төшкән була, мобиль элемтә тотмый, шуңа күрә ярдәм чакырту мөмкинлеге дә калмый.
10 яшьлек Сергей Семенов паникага бирелми, берүзе палаткалы лагерь кора. Алар шунда төн куна, ә иртән малай, ярдәм сорап, берүзе җәяү авылга китә. Ул Айыска кадәр юлны таба һәм коткаручыларны алып килә.
Уфаның Октябрь районы хакимияте башлыгы Антон Тарасов билгеләп үткәнчә, мондый хәлләр яхшылыкка ышанырга мәҗбүр итә һәм кешелек рухының көче һәм гаилә кыйммәтләре турында искә төшерә.
Фото: Антон Тарасов, ТГ.