25 ел дәвамында “Юлдаш” – республика рупорына әйләнгән радио, халыкны тәүгеләрдән яңалыклар белән таныштыра, рәсми мәгълүматлар җиткерә, халык белән сайлау кампанияләрендә катнаша, басу эшләрен яктырта, икътисад, социаль тормыш, җиңүләр һәм проблемалар турында сөйли, мохтаҗларга ярдәм итә, дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләрне берләштерә, хәйрия акцияләре оештыра, матур йолаларны, телне, рухны саклый, тарихны оныттырмый, шул ук вакытта заман белән бергә атлый. Димәк, Башкортстанның аерылгысыз бер өлеше булып эшли һәм яши. Шуның өчен дә “Юлдаш” радиосының юбилеен халык бәйрәме итеп билгеләү бик урынлы булды.
Концерт алдыннан без татар телендә тапшырулар әзерләүче гүзәл затлар белән сөйләшеп алдык.
Флорида Корбанованың табышлары
– Радиода эшләүчеләр безнең өчен һәрвакыт ниндидер бер тылсым ияләре, кул җитмәс кешеләр булды... Наилә Галәветдинова, Галимнур Бикбулатов, соңрак Әхәт Мортазин, Зифа Нагаева, Ләйсән Сәйфетдин. Әйткәндәй, ул минем тормыш юлымны радио белән бәйләп куйган кеше булды да инде. Ерак 1997 елда Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлап, һөнәрем буенча уңышлы гына эшләп йөргәндә, язмыш мине “Радио-2” каналында алып баручы Ләйсән Сәйфетдин белән очраштырды. Ул миннән интервью алып, тапшыру эшләде. Бу очрашу минем яраткан радио хезмәтемә юл салды да инде. “Тавышың матур, радиога бара, әйдә, үзеңне сынап кара!” – диде Ләйсән апа. Сынауны уңышлы узып, радиода эшли башладым.
Халык күңеленә үтеп керерлек, изгелеккә әйдәүче тапшырулар әзерләү максаты белән хезмәт итәм мин. Матур эшләре белән танылган хатын-кызлар, язмыш сынауларына бирешмәгән көчле рухлы шәхесләр, халкыбызның рухи дөньясы, мәдәнияте хакында бәян иткән “Балкыш”, “Ак калфак”, “Яшьлек дусларым” тапшырулары үз тыңлаучыларын тапты. Аларны тыңлаучыларым белән бергәләп эшләдек, рәхмәт аларга! “Кадерле кешемә” котлаулар программасында укылган һәр тәбрикләү хатына күңел җылымны салам. Хәер, без барыбыз да шулай эшлибез.
Эшемне төрле язмышлы, сәләтле, үзенчәлекле, күренекле шәхесләр белән танышу, очрашу мөмкинлеге биргән өчен дә яратам. Һәр вакыйганың уртасында булу, заман белән бергә атлау, алга бару, шул казанда кайнау ошый миңа.
“Юлдаш”та Зифа Нагаева башлап җибәргән “Югалту-табышларым” тапшыруында югалтышкан төрле язмышлы кешеләрне очраштырып, кавыштырып күңелемә рәхәтлек алам, алар белән бергә шатланам! Эфирдан тыш та алар миңа шалтыратып, үзләренең шатлык-борчулары белән уртаклаша. Монысы да тыңлаучылар ягыннан зур хөрмәт.
“Югалту-табышларым” тапшыруында таныш булмаган ике юлдашыбыз – Шаран районы Ямадыбаш авылыннан Фәнисә апа Минәҗева белән Балтач районының Кансияр авылыннан Җиһаннур абый Хәбибуллинның табышып, кавышуы аеруча хәтердә калды.
Радиобыз фондында сакланган халык җырларын, классик көйләрне, заманча җырларны яратам. Күренекле композитор Рим Хәсәновның бүгенге көнне дә халык күңеленә якын, актуаль, хисле “Уфа юкәләре”, “Кышкы романс”, “Юкка түгел” җырлары якын күңелгә.
“Юлдаш” радиосының тату коллективында эшләгән һәркем ихлас, һөнәри осталыкка ия. Бу туры бәйләнештә барган сөйләшүләрдән, әңгәмәләрдән дә күренә. Тыңлаучыларыбыз безнең эфирга чыгуны зарыгып көтеп тора икән, “Юлдаш”ны көн әйләнәсенә тыңлыйлар икән, бу безгә илһам бирә, яңа ачышларга, үрләргә әйди. Һәм, әлбәттә, тормышта таяныч булып тора.
Хезмәттәш остазларыбыздан үрнәк алып, җитәкчеләргә рәхмәт әйтеп, тыңлаучыларыбыз белән бергә булып, рухланып, хезмәт җимешләребезне күреп, армый-талмый эшләргә язсын.
Радио-Рания Билалова
– Радио минем тормышымда тумыштан ук дияргә була: әти-әнием миңа “Рания” дип исем кушарга булгач та, картыем, кызык итеп: “Мин аңа “радио” дип кенә әйтермен инде”, – дигән.
Хезмәт елларымны башлап жибәрүдә дә, туганнарым әйткәнчә, “радио төбеннән китмәвем” сәбәпче булды: 1995 ел. Башкортстан радиосының ачылган гына вакыты иде. Эшкә чакырып яңгыраган реклама ишетеп, телеүзәккә бардым һәм мине башта хәбәрче итеп алдылар, аннары алып баручы итеп билгеләделәр.
30 ел эшләү дәверендә бик күп тапшырулар эшләнде, әлбәттә. Нинди рубрикалар алып барганны, нинди уеннар, конкурслар оештырганны тыңлаучылар белә инде. Эшемне күңел биреп, яратып башкарам. Тыңлаучыларымның да тапшыруларымны яратып тыңлавы, көтеп алуы, рәхмәт сүзләре күңелгә дәрт өстәп, арытаба эшләргә илһам бирә. Шуңа күрә дә мин аларның барысына да зур рәхмәтлемен! Сау-сәламәт, бәхетле, мәхәббәтле булсыннар!
Эш дәверендә миңа һәрьяклап ярдәм кулы сузган, иҗатта үсәргә ярдәм иткән житәкчеләремә, хезмәттәшләремә, дусларыма зур рәхмәт! Радио белән кайчандыр саубуллашырга туры килсә дә, күңелемдә гомеремнең иң матур мизгелләре булып калачак яшәү елларым, хезмәт юлларым ул.
Рәсимә Гайнетдинованың балачак хыялы
– Хыяллар безне кайларга гына алып бармаган, кемнәр белән генә очраштырмаган. “Юлдаш” радиосында яңгыраган көй-моңнарга ияреп мин дә үсмер чакларыма әйләнеп кайтам. “Әти моңы” жыры кадерле кешем белән бәйләп торган җеп кебек тоела. Ирексездән күзгә яшьләр килә, ә мин, 7нче сыйныф укучысы, күңелемнән генә әтиемнең рухы алдында сүз бирәм – мин фәкать газиз кешемнең фамилиясенә тугры калып, аны киң даирәгә танытачакмын.
...Еллар узды, 2нче Уфа педагогия училищесының музыка бүлегендә М. Акмулла исемендәге БДПУның филология факультетында белем алу, музыка укытучысы, мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе, продюсер булып эшләүләр артта калды, иңемдә ниндидер дәрәҗәдә радиотапшырулар алып баручысы тәҗрибәсе дә бар иде.
2007 елда “Юлдаш” радиосына татар телендәге тапшыруларны алып баручы булып урнаштым һәм илһамланып эшкә тотындым... Коллектив та мине җылы кабул итте, бу җылылык бүгенгә кадәр сакланып килә.
Ул чорда тапшырулар туры эфирда һәм күбрәк язма форматта барды. Халык язмышын, аның тарихын сурәтләгән “Балкыш”, ”Еллар һәм юллар”, “Халкым мирасы”, “Яшьләр тукталышы”, “Авыл көзгесе”, туры эфирда барган, тыңлаучылар белән ихлас аралашу форматында төзелгән “Түр башы”, “Яшәү кадере” тапшырулары, хатлар уку – болар барысы да тарих битләрендә калган.
Заман үзгәрә, тыңлаучылар зәвыгы да күтәрелә. Тапшыруларны да шул таләпләргә тәңгәл китереп эшлисең. Бигрәк тә “Шәхесләр” язма тапшыруын билгелисем килә. Ил тарихына, республика үсешенә зур өлеш керткән шагыйрь-язучылар Марат Кәримов, Равил Шаммас, Дилә Булгакова, артистлар Идрис Газиев, Халит Фатыйхов, Фәнүнә Сираҗетдинова, Сәвия Сираева, рәссам Вәкил Шәйхетдинов, дәүләт эшлеклеләре Римма Үтәшева, Ирек Сәгыйтов белән әзерләгән тапшырулар “Юлдаш” радиосының алтын фондын тәшкил итә.
Хатын-кызлар өчен махсус әзерләнгән, аларның яшәешен, сәламәтлеген, күңел торышын кайгырткан “Таңчулпан”, сәламәт тормыш рәвешен яктырткан “Бер адым”, изгелек орлыклары чәчкән “Рәхмәтлемен сиңа” радиосөйләшүләре тыңлаучыларның күңеленә хуш килә.
Журналист һөнәренең үзенчәлеге шундадыр – бәйге һәм уен форматында оештырылган проектлар аша халык белән араларны якынайту. Шуларның берничәсе – Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган “Туган төбәгем”, Бөек Жиңүнең 75 һәм 80 еллыгына әзерләнгән “Туган ягым батырлары” иншалар бәйгесе. Радиоуен форматында оештырылган “Яңа елга сәяхәт” инде дистә еллар бәйрәм алды эфирларын бизи. “Юлдаш”ның тугры дусты – “Хәзинә” туристик компаниясе белән берлектә Гаилә елына багышлап “Гаиләм белән сәяхәт”, Уфа шәһәренең 450 еллыгына “Тау башында балкый бер кала” проектлары җиңүчеләре белән башкалабыз буйлап экскурсия оештырдык. “Агыйдел буйлап сәяхәт” радиоуены да тыңлаучылар арасында киң популярлык яулады.
...Әтием рухына биргән сүземә тугры калганмындыр. Ничәмә еллар аның фамилиясен эфир киңлекләрендә яңгыратам.
“Юлдаш” радиосын ихтирам итәм, тыңлаучыларымны яратам, хезмәтемне хөрмәтлим.
Шушы сихри бәйләнеш киләчәктә дә тыңлаучыларыбыз белән араларыбызны якынайтыр, “Юлдаш”ны киңрәк офыкларга чыгарыр дип өметләнәм.
Резида ВӘЛИТОВА әзерләде.