- Башкортстанда хәбәр итү системасын тикшерәчәкләр - электр сиреналары республиканың барлык муниципалитетларында да эшләячәк. Хәбәр итү сигналы 3 минутка кадәр дәвам итәргә мөмкин, шулай ук аны радио һәм телевидение кабатлаячаклар, - диде Кирилл Первов.
Мәгълүмат, шулай ук, «Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы» мобиль кушымтасында да булачак. Министрлыкның матбугат хезмәтендә, сирена тавышын ишеткәч, гражданнарга тынычлык сакларга һәм паникага бирелмәскә, шулай ук телевизорны кабызырга, теләсә нинди рәсми мәгълүмат каналы аша соңгы хәбәрләрне тыңларга кирәк, дип искәрттеләр.
Мондый тикшерүләр хәбәр итү системасының ышанычлылыгын һәм халыкның гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген тәэмин итү өчен даими үткәрелә.
Фото: Башинформ агентлыгы.