+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
3 Октября 2025, 02:12

“Не рули, малай!” дәвам итә!

Аның кысаларында янә берничә үсмер техникага идарәдән читләштерелде

“Не рули, малай!” дәвам итә!“Не рули, малай!” дәвам итә!
“Не рули, малай!” дәвам итә!

Туймазы шәһәрендә юл-патруль хезмәте инспекторлары Салават Юлаев урамыннан барган җиңел машина руле артында үсмер утыруын күреп алган.

Алар яшь кешене туктатырга тырышкан, ләкин үсмер качу ягын караган. Республиканың Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматы буенча, ул “Чулпан” бистәсендә машинасын ташлап качарга теләгән, ләкин юл-патруль хезмәткәрләре аны тоткарлаган.
16 яшьлек үсмер урындагы колледжның беренче курс студенты булып чыккан. Егет сөйләвенчә, ул исәптән төшерелгән “ВАЗ”ны үзе җыйган акчага сатып алган һәм шәһәр буйлап ялган номерлар белән йөргән.

Водитель таныклыгыннан башка машина йөрткән, рөхсәт ителмәгән урында каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм туктау турындагы таләпне үтәмәгән яшүсмергә карата биш административ материал төзелгән. Әнисен дә административ җаваплылыкка тарттырганнар. Автомобильне штрафстоянкага урнаштырганнар.
Башкала янындагы Нагаево авылында питбайкер катнашлыгында авария булган. 14 яшьлек укучы “Прогаси” кросс мотоциклы руле артында 38 яшьлек хатын идарә иткән “Черри Тигго” белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте биредәге сәүдә комплексының парковкасында килеп чыккан.
Нәтиҗәдә, баланы дәваханәгә китергәннәр, дип хәбәр итә башкала Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте. Юл-транспорт һәлакәте факты буенча административ тикшерү бара.

Исегезгә төшерәбез: республикада “Не рули, малай” социаль кампаниясе дәвам итә. Ата-аналарны балаларга карата аеруча игътибарлы булырга чакырабыз.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас