+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
5 октябрь 2025, 13:52

Гәзитебезнең юбилей чарасы тугры дусларын җыйды

Дүртөйле җирендә спорт сөючеләр 35нче тапкыр киңкүләм бәйгедә көч сынаштыҺава торышы салкынча булуга, көзге кояш ара-тирә болыт артына качып, яңгыр сибәләп торуга карамастан, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен сөючеләр чарадан читтә калырга теләмәде, Дүртөйле шәһәренең дәртле музыка яңгырап торган үзәк мәйданында иртән үк күңелле ыгы-зыгы тантана итте.

Гәзитебезнең юбилей чарасы тугры дусларын җыйдыГәзитебезнең юбилей чарасы тугры дусларын җыйды
Гәзитебезнең юбилей чарасы тугры дусларын җыйды
Спортчылар якын-тирә районнардан гына түгел, хәтта илебез башкаласы Мәскәүдән һәм башка шәһәр­ләрдән дә килгән. Әйткәндәй, мәскәүле Юлия Һадыева ярыммарафонның иң яшь катнашучысы да булды, аңа 24 яшь. 21,1 километр арага йөгерергә базнат иткән иң өлкән спортчы 77 яшьлек Игорь Николаев Ижевск шәһә­реннән килгән. Бераз алгарак китеп әйтик: Юлия 18-49 яшьлек гүзәл затлар арасында өченче урынны яулады, ә Игорь Николаев “Җиңүгә омтылыш өчен” номинациясендә бүләк­ләнде.
Стартка басучыларны, аларның көярмәннәрен һәм ярышны тамаша кылырга җыелган халыкны Дүртөйле районы хакимияте башлыгы урынбасары Илнур Әхмәдиев, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире урынбасары Рәфис Сәяхов ихлас тәбрикләделәр. Озак еллар районда физкультура һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур өлеш керткән спорт ветераннары Миңневасик Абдуллинга, Марат Мөхәммәдиевка, Дүртөйле шә­һәренең 5нче мәктәбе физкультура укытучысы Гөлүсә Дәүләтгә­рәевага Дүртөйле районы хакимиятенең Мактау грамоталары тапшырылды.
Ярыммарафонның баш судьясы Шамил Җиһаншин бәйге шартлары белән таныштырып үтте.
10-13 яшьлек балалар өчен – 300 метр, 14-17 яшьлек кызлар өчен 5 километр дистанция каралган, 14-17 яшьлек егетләр 10 километрга узыша, 18 яшьтән өлкәнрәк һәркем 10 километр арага көч сынашырга чыга ала. 21,1 километр арага (ярыммарафонга) түбәндәге төркемнәр керә: 18-39, 40-49, 50-59, 60-69, 70 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк ир-егетләр һәм хатын-кызлар.
Ниһаять, Дүртөйле шәһәренең Ленин исемендәге үзәк мәйданында сәгать 11дә йөгерешчеләргә старт бирелде.
300 метр арага йөгергән укучылар арасында кызлардан беренче булып финишка Дүртөйле шәһәренең 2нче лицееннан Амелия Сәлимханова килеп җитте. Малайлардан беренчелекне Наҗар Нәҗми исемендәге башкорт гимназиясеннән Арслан Мәгъсүмов беркемгә дә бирмәде.
Биш километрга узышкан кызлар арасында шәһәрнең 4нче урта мәктәбеннән Ильяна Рәфыйкова беренче килде. Ун километрга йөгергән 14-17 яшьлек Дүртөйле егетләреннән Эдуард Кәримов (Наҗар Нәҗми исемендәге башкорт гимназиясе) иң яхшы нәтиҗәгә иреште.
Ун километр арага йөгерешчеләр 18+ төркемендә дә ярышты. Бу төркемдә хатын-кызлар арасында беренче урын 21 яшьлек Азалия Ходайбирдинада (Уфа шәһәре), икенче урын Нефтекамадан 52 яшьлек Гөлназ Газизовада, өченче урын шулай ук Нефтекама вәкиле 40 яшьлек Лилия Поляковада. Әлеге дистанциядә көч сынашкан ир-егетләрдән беренчелек 35 яшьлек Таһир Хәйруллинда (Уфа), икенче күрсәткеч 20 яшьлек Антон Григорьевта (Уфа), өченче нәтиҗә 15 яшьлек Данил Поляковта (Нефтекама). Биредә шуны әйтик: Данил 9нчы сыйныф укучысы гына булуына карамас­тан, 18+ төркемендә көчен сынап карарга булды һәм, күрүебезчә, сынатмады. Ул ярышка әнисе Лилия белән килгән иде, Лилия ханым Полякова да, бераз гына алда язып үтүемчә, гүзәл затлар арасында пьедесталның өченче баскычына күтәрелде.
– Һәркемгә дә спорт белән шөгыльләнергә вакыт, мөмкинлек табарга киңәш итәр идем, – диде ул. – Менә мин улым һәм ахирәтем Гөлназ Газизова белән ким дигәндә атнасына өч тапкыр йөгерергә чыгарга тырышам. Саф һавада йөгерү, физик яктан чыныктыру белән беррәттән, рухи халәткә дә бик яхшы йогынты ясый, стресслардан котылырга ярдәм итә.
Бу төркемдә беренче урын алган Азалия Ходайбирдина – Башкорт дәүләт медицина университеты студенткасы.
Ярыммарафонга килгәндә, анда 29 кеше көч сынашты, алар арасында берничә яшь төркеме аерымланып, аларда да җиңүчеләр ачыкланды.
Ярыммарафонның абсолют чемпионы исеменә Уфа шәһәреннән 33 яшьлек Юрий Плотников лаек булды. Ул дистанцияне 1 сәгать 19 минут 18 секундта үтте.
– Мин “Кызыл таң” ярыммарафонында ел саен катнашырга тырышам, – диде җиңүче. – Былтыр үземнең яшь төркемендә икенче урынны алган идем, быел менә пьедесталның иң югары баскычына күтәрелдем. 21,1 километрны бу юлы биш минутка тизрәк йөгереп үттем. Әлеге чагу спорт бәйрәмен оештыручыларга ихлас рәхмәтемне җиткерәм.
Һөнәре буенча геофизик Юрий Сергеевич, эше бик җаваплы, хезмәт графигы тыгыз булуга карамастан, спорт белән даими шөгыльләнергә вакыт таба.
Юрий Плотниковтан бераз гына калышып, 1 сәгать 19 минут 37 секунд күрсәткече белән Казан шәһәреннән 46 яшьлек Камил Сабитов икенче урынны яулады. Пьедесталның өченче баскычына Ижевск шәһәреннән 41 яшьлек Владимир Захаров күтәрелде (1 сәгать 23 минут 03 секунд).
Гүзәл затлар арасында ярыммарафон дистанциясенә чыгучылар аз булу сәбәпле, берничә яшь төркеме берләштерелде. Шулай итеп, 18-49 яшьлек хатын-кызлардан беренче булып 38 яшьлек Нефтекама кызы Светлана Воробьева килде. Икенче урында Дүртөйледән 40 яшьлек Светлана Галәметдинова, өченче урында Мәскәү шәһәреннән Юлия Һадыева. 50-70 яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәк ханымнар арасында беренче күрсәткеч 75 яшьлек Надежда Лушниковада (Ижевск). Икенче дәрәҗәдәге бүләккә Борай районыннан 74 яшьлек Сәвия Габушева лаек булды.
Көчле затларның 18-39 яшьлеклә­ре арасында 21,1 километр арада беренчелек Стәрлетамактан Дамир Рәхимовта, икенче урын Вадим Әдел­гәрәевта (Дүртөйле), өченче урын шулай ук Дүртөйле спортчысы Илдус Фазыловта.
40-49 яшьлек йөгерешчеләрдән Вячеслав Казаков (Нефтекамадан) – беренче, Морат Гыймранов (Уфа) – икенче, Роберт Мәрданов (Яңавыл) өченче килде.
50-59 яшьлек йөгерешчеләрдән Марат Мөхәммәдиевка (Дүртөйле) җитүче булмады. Икенче урынны – Ришат Усеев (Уфа), өченчелекне Тимур Абдуллин (Ишембай) алды.
60-69 яшьлек спортчылар арасында иң җитезе Мишкәдән Юрий Айгузин булды. Икенче урында – Дүртөйледән Илдус Нуретдинов, өченче урында – Уфадан Фәвәрис Җәләев.
70 яшьтән өлкәнрәк ярыммарафончылар икәү генә иде. 73 яшьлек Равил Шәйхетдинов (Дүртөйле) җиңүче булып танылды, ә мәкаләбез башында телгә алынган 77 яшьлек Игорь Николаев, олпат яшьтә дә күпләргә үрнәк күр­сәтеп, җиңел атлетика белән шө­гыльләнүе, бәйгедә катнашуы өчен махсус бүләккә лаек булды.
Бәйге җиңүчеләренең барысына да Мактау грамоталары һәм кыйм­мәтле бүләкләр тапшырылды.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Автор фотосы.
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас