

Русия АИС съездында дөньяның 45 иленнән 250 чит ил студенты катнашты, алар бүген Русиянең 13 төбәгендәге югары уку йортларында белем ала. Чараны оештыруны һәм делегацияләрне кабул итүне вузара студентлар кампусы резиденты, Уфа Фән һәм технологияләр университеты гамәлгә ашыра. Югары уку йорты Русия АИС Попечительләр советы составына 2023 елдан керә, ә узган елда аның базасында Ассоциациянең Уфа филиалы ачылды.
Съездны ачу тантанасында Русия Федерациясе Чит ил студентлары ассоциациясенең Попечительләр советы рәисе, Патрис Лумумба исемендәге Халыклар дуслыгы Русия университеты президенты Владимир Филиппов, УУНиТ ректоры Вадим Захаров, Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова, Башкортстан Республикасының Фән һәм югары белем буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина, Русия фән һәм югары белем министры урынбасары Ольга Петрова, Русия Чит ил студентлары ассоциациясе президенты Шәфәи Хәссән катнаштылар.
Оештыручылар чараның югары дәрәҗәдә булуын ассызыклады һәм форумның Уфаның уникаль мәйданчыгында – дөнья дәрәҗәсендәге вузара студентлар кампусының Геном үзәгендә узуын, ә аның төп оештыручысы илнең бай традицияләргә ия иң яшь югары уку йорты булуын билгеләп үтте.
Фото: pravitelstvorb.ru