«Оренбург Медиа» хәбәр иткәнчә, 2нче олимпия резервы мәктәбендә тәрбияләнүче 16 яшьлек кыз - илнең иң яшь чемпионы.
Билгеле булганча, хәлиткеч 11нче турда ул Лея Гарифуллинаны җиңгән. Ярыш йомгаклары буенча, Анна өчен төп приз — «Лада» автомобиле.
Анна Шухман - Русиянең спорт мастеры, халыкара гроссмейстер, ике тапкыр дөнья һәм Европа, шулай ук хатын-кызлар арасында Идел буе федераль округы чемпионы. Быел яшь шахматчы илнең төп җыелма командасына кертелгән. Аннага киләчәктә дә уңышлар телибез!
Фото: Башинформ