+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
15 октябрь 2025, 06:47

Җәяүлене бәрдергән дә качкан...

Водительне тоткарлаганнармы?

Җәяүлене бәрдергән дә качкан...Җәяүлене бәрдергән дә качкан...
Җәяүлене бәрдергән дә качкан...



13 октябрь кичендә Уфа районының Зубово авылында «Субару» машинасының водителе 46 яшьлек ир-егетне бәрдергән.

Авария кичке җиделәр тирәсендә Үзәк урамда җәяүле юлны светофор белән көйләнмәгән кичү аша чыкканда булган. Алган җәрәхәтләрдән ул шул урында ук үлгән.

39 яшьлек урындагы водитель юл-транспорт һәлакәте урыныннан киткән, ләкин бераздан кире кайткан. Ул полициягә шок һәм курку аркасында качканлыгын аңлаткан.

Тикшерү водительнең аек булуын раслады. Башкортстанның ЮХХДИ башлыгы Владимир Севастьянов сүзләренчә, хәзер инспекторлар вакыйганың барлык хәл-шартларын ачыклый.

Фото: ЮХХДИ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас