+19 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
16 Октября 2025, 08:36

"Беренчеләр хәрәкәте" конкурсының өченче сезоны башлана

7 октябрьдә "Беренчеләр хәрәкәте" флагман проектының өченче сезоны — 2025-26 елларда балалар һәм яшьләр өчен «Беренчеләр хәрәкәте"нең башлангыч оешмалары конкурсы» башланды.

"Беренчеләр хәрәкәте" конкурсының өченче сезоны башлана"Беренчеләр хәрәкәте" конкурсының өченче сезоны башлана
"Беренчеләр хәрәкәте" конкурсының өченче сезоны башлана

Конкурсның максаты - башлангыч оешмаларның идеяләрен хуплау һәм яшьләрне социаль әһәмияткә ия эшчәнлеккә рухландыру.

Бәйгедә кемнәр катнаша ала?
Конкурс мәктәп һәм колледжлардан алып, университетларга һәм өстәмә белем бирү оешмаларына кадәр барлык дәрәҗәдәге һәм типтагы белем бирү учреждениеләре командалары өчен ачык. Шулай ук, яшьләр сәясәте, мәдәният, спорт һәм башка өлкәләрдә ятим балалар, махсус ихтыяҗлары булган һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар белән эшләүче оешмалар да катнаша ала.

Конкурс шартлары:
- командаларда 6 яшьтән 25 яшькә кадәрге кимендә биш катнашучы һәм 18 яшьтән өлкәнрәк ике остаз булырга тиеш;
- катнашучыларга 8 юнәлеш буенча төрле катлаулылыктагы конкурс биремнәре белән биш уен дәрәҗәсен узарга туры киләчәк.

Бүләкләр һәм мөмкинлекләр:
Биремнәрне эксперт бәяләү нәтиҗәләре буенча, иң яхшы 2000 команда акчалата премияләр алачак. Бу акчаларны хәрәкәт киңлекләре булдыру, бинаны брендлау, башлангыч оешма өчен җиһазлар, мебель һәм оргтехника сатып алу өчен кулланырга мөмкин.

Ничек катнашырга?
Катнашу өчен быел 10 ноябрьгә кадәр "Беренчеләр хәрәкәте"нең рәсми сайтында гариза бирергә кирәк. Әгәр сездә башлангыч оешма ачылмаган булса, аны теркәү кампаниясе тәмамланганчы теркәргә һәм конкурска кушылырга мөмкин. Әлеге конкурс - яшьләр өчен үз идеяләрен тормышка ашыру һәм үз проектларын үстерү өчен ярдәм алуга менә дигән мөмкинлек.

Фото: mgazeta.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас