+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
16 октябрь 2025, 09:40

Хәвефсез юллар өчен рәхмәт!

Бүген Уфада Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чара узды.

Хәвефсез юллар өчен рәхмәт!Хәвефсез юллар өчен рәхмәт!
Хәвефсез юллар өчен рәхмәт!

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Рөстәм Газизов юл төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм юл тармагы алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

- Башкортстанның юллар челтәре яңара һәм үсә. Соңгы биш елда 7 мең километрдан артык юл һәм 8 мең погон метр күперләр ремонтланды һәм төзелде. Башкортстанда эре инфраструктура проектлары уңышлы гамәлгә ашырыла.

Быел без Президент Владимир Путин катнашлыгында М-12 «Көнбатыш» автомагистраленең республика территориясе аша узучы участокларын ачтык, – диде Рөстәм Газизов. - 11 октябрьдә, Республика көнендә, Уфада Воровский урамы турысында Агыйдел аша тарихи дугалы күпер буйлап хәрәкәт башланды. Барлык кыенлыкларга да карамастан, без юллар төзүне һәм ремонтлауны дәвам итәбез, - диде вице-премьер.

Намуслы хезмәтләре һәм югары һөнәри осталыклары өчен ул юл-транспорт тармагының 42 хезмәткәренә махсус бүләкләр, мактаулы исемнәр һәм Почет грамоталарын тапшырды.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас