+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
16 октябрь 2025, 13:49

"Индустрия коды" конференциясе үтте

Уфада үткән чарада 300гә якын кеше катнашты, алар арасында сәнәгать предприятиеләренең профильле белгечләре, фәнни хезмәткәрләр, шулай ук студентлар бар иде.

"Индустрия коды" конференциясе үтте"Индустрия коды" конференциясе үтте
"Индустрия коды" конференциясе үтте

Вузара студентлар кампусы мәйданчыгында яңа сәнәгать технологияләрен куллану буенча «Индустрия коды»
конференциясенең икенче төбәк этабы узды. Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Башкортстан Хөкүмәте, республиканың Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы ярдәмендә дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге тарафыннан оештырылган чара технологик лидерлык проектларын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән фән, мәгариф һәм икътисадның реаль секторы арасындагы диалог өчен төп киңлеккә әверелде.

- «Индустрия коды» конференциясе өчен мәйданчык итеп Уфаны сайлау - республикада заманча фәнни-җитештерү кооперациясен төзү буенча күрелгән системалы тырышлыкны федераль дәрәҗәдә тану ул. Башкортстан Башлыгы башлангычы белән бездә куәтле инфраструктура: Евразия НОЦ һәм вузара кампус булдырылды, алар компетенцияләрне җәлеп итү үзәкләренә әверелә. Бу безгә бизнес өчен фәнни командабызның алдынгы эшләнмәләренә һәм потенциалына нигезләнгән конкрет тәкъдимнәр формалаштырырга мөмкинлек бирә. Әлеге конференция - бу бурычларны хәл итү өчен гамәли корал, һәм мин Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, предприятиеләргә, университетларга һәм фәнни оешмаларга форум эшендә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәм, - дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас