Уфа янында төзелеш вагонында чыккан янгынны сүндергәннән соң билгесез кешенең калдыкларын тапканнар. Бу хакта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
"Аның җенесе һәм шәхесе ачыклана. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты белгечләре «Урал» дача ширкәтендә чыккан янгынны сүндерделәр", — дип белдерде коткаручылар.
2х3 метр зурлыктагы металл вагонда яну сәбәбе ачыклана. Экспертизалар билгеләнгән.
Фото: mybashkortostan.ru