Өч көн дәвамында форум делегатлары кызыклы программа буенча эшләде. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев белән очрашты, “Шаян ТВ”да, “Татмедиа” агентлыгында остаханәләрдә катнашты, Арча районында танылган шәхесләр эзләре буйлап сәяхәт кылды.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Русия төбәкләрендә нәшер ителүче татарча гәзитләр, эфирга чыгучы татарча теле- һәм радиотапшырулар редакцияләре һәм журналистлары, шулай ук интернет-сайтлар һәм “ВКонтакте” социаль челтәрендәге төркемнәр арасында III Бөтенрусия “Хәбәр” конкурсы игълан иткән иде. Журналистлар форумында конкурс нәтиҗәләре игълан ителде.
“Бөек Җиңүгә 80 ел” (Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан игълан ителгән “Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы” уңаеннан төбәкләрдәге Бөек Ватан сугышы геройларына һәм вакыйгаларына багышланган эшләр) номинациясендә “Кызыл таң” гәзите җиңүче дип танылды. Гәзит конкурска үзе исән чакта ук легендага әверелгән шәхес, “Кара генерал” Даян Мурзинның тормыш һәм сугыш юлына багышланган мәкаләләр шәлкемен (авторы - Чехиядә яшәүче якташыбыз, гәзитебезнең актив һәм даими авторы Миләүшә Годбодь-Колмөхәммәтова) тәкъдим иткән иде.