+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
17 октябрь 2025, 11:48

Яңа һөнәр үзләштерергә рәхим итегез!

"Школа 21"дә ИТ-белгечләрен әзерләү буенча укулар башлана.

Яңа һөнәр үзләштерергә рәхим итегез!Яңа һөнәр үзләштерергә рәхим итегез!
Яңа һөнәр үзләштерергә рәхим итегез!

Бүген вузара кампусның Геном үзәгендә журналистлар өчен "Школа 21" буенча матбугат туры үтте. Анда республиканың киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре әлеге мәктәпнең эшчәнлеге белән танышты.

"Школа 21" - сайлап алу этапларын уңышлы узган 18 яшьтән өлкәнрәк барлык теләүчеләргә бушлай ИТ-күнекмәләр алырга мөмкинлек бирүче санлы технологияләр мәктәбе. Чыгарылыш укучылары барысы да Русиянең эре ИТ-компанияләрендә һәм стартапларында уңышлы эшкә урнаша.

Уфада "Школа 21" проектын Башкортстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә Саклык банкы гамәлгә ашыра. Кампусның гомум мәйданы 4,8 мең квадрат метр тәшкил итә, ул 408 эш станциясенә исәпләнгән. Ул тәүлек буе эшли, бу катнашучыларга мөстәкыйль рәвештә укытуның уңайлы графигын төзергә ярдәм итәчәк.

- "Школа 21"гә керү алдагы белемнәргә, эш тәҗрибәсенә, программалаштыра белүгә һәм дипломнар булуга бәйле түгел. Укучыларның яртысыннан күбрәге өчен проектта катнашу — программалаштыруның беренчен тәҗрибәсен алу. Укуда катнашучылар үз юлларын программалаштырудан башларга, ә алга таба санлы продуктлар белән идарә итү, киберхәвефсезлек, санлы иҗат, биотехнологияләр һәм башка перспектив юнәлешләрдә үсәргә мөмкин, - диде әлеге мәктәпнең маркетологы Лилия Вәлиева.

Укырга керү өчен мәктәп сайтында гариза калдырырга, алгоритмик фикерләүгә, хәтер һәм мантыйкка онлайн-уен узарга, шулай ук мәктәп турында видео карарга кирәк. Аннары төп укулары алдыннан соңгы сайлап алу этабын узарга туры киләчәк. Бу этапта катнашучылар реаль уку мохитенә чума һәм төп ИТ-күнекмәләрен үстерә: программалаштыру телен өйрәнә, шәхси биремнәрне чишә һәм төркемле проектларны тормышка ашыра. Шушы «Бассейн»ны уңышлы узганнан соң, катнашучылар төп укуларга эләгә. Төп укытуда һәр катнашучы, үз максатларыннан чыгып, шәхси белем бирү трегын төзи ала. ИТ өлкәсендә эшләүчеләр өчен тизләтелгән курслар бар, аларда катнашучылар үз күнекмәләрен төгәл күрсәтә ала. Укыту «Школа 21» өчен махсус эшләнгән Сберның санлы белем бирү платформасында уза.

- Хәзерге вакытта Русиянең 18 шәһәрендә (Мәскәү, Казан, Новосибирск, Сургут, Бөек Новгород, Якутск, Ярославль, Магас, Белгород, Магадан, Анадырь, Көньяк Сахалин, Чиләбе, Түбән Новгород, Липецк, Уфа, Яңа Уренгой һәм Омск) «Школа 21»нең 20 кампусы эшли. Якындагы елларда мәктәп кампуслары илнең тагын берничә төбәгендә барлыкка киләчәк, - диде Лилия Риф кызы.

«Школа 21» Геном үзәге өчен Башкортстан Республикасы ярдәме белән төп белем бирүдә катнашучылар өчен биоинформатика буенча белем бирү программасын башлап җибәрде. Программа биомедицинадагы иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итү өчен биологик белемнәрне заманча исәпләү ысуллары белән интеграцияләргә сәләтле яңа буын белгечләр әзерли. Чыгарылыш сыйныф укучылары ышанычлы рәвештә геном мәгълүматлары белән эшли, авыруларны диагностикалый, эволюцион процессларны тикшерә һәм биоинформатика өлкәсендә инновацион чишелешләр булдыра алачак.

Әйткәндәй, ИТ өлкәсенә балаларны җәлем итү буенча да мәктәп күләмле эш башкара. Уфада «Школа 21" кампусы нигезендә 12-14 яшьлек балалар өчен «Школа 21 Старт» белем бирү юнәлеше гамәлгә ашырыла. Биредә катнашучылар остазлар җитәкчелегендә санлы технологияләрне бушлай өйрәнә, шулай ук системалы фикерләү, адаптивлык һәм креативлык тәҗрибәсе ала. Остазлар сыйфатында өстәмә белем бирү педагоглары, инженерлар һәм ИТ-белгечләр чыгыш ясый, алар квалификация күтәрү буенча махсуслаштырылган курслар уза.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас