+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
17 Октября 2025, 02:09

Юлда иң куркынычы – исерек водитель

Уфа дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре бер көндә 560 административ протокол төзегән

Юлда иң куркынычы – исерек водительЮлда иң куркынычы – исерек водитель
Юлда иң куркынычы – исерек водитель

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның иң еш очраганы – хәвефсезлек каешын эләктермәү (56 очрак), икенче урында – җәяүлеләргә юл бирү таләпләрен үтәмәү (30), ә өченчедә – балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу (27).

ДАИ мәгълүматлары буенча, автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән 34 шофер тоткарланган, 10 шофер исереклек халәтенә медицина тикшеренүе узудан баш тарткан. Ин куркыныч водитель – исерек водитель, авызыгызны тыя белегез инде, җәмәгать!
Юлга айнык чыкканда да игътибарны югалтырга ярамый. Туймазы районындагы коточкыч авариядә өч кешенең гомере өзелгән.
Республика Дәүләт автоинспекциясендә ачыклык кертүләренчә, “Урал” М-5 трассасында 25 яшьлек кыз идарә иткән “Дэу Нексия” автомобиле “Скания” йөк машинасы белән бәрелешкән.

“Көчле бәрелүдән җиңел автомобиль юл читенә очып төшкән, аннары янып киткән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “Дэу” йөртүчесе һәм аның ике пассажиры ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үлгәннәр”, – дип ачыклык кертте төбәкнең ДАИ җитәкчесе Владимир Севастьянов. Һәлак булганнарның берсе – бала.
Уфада Халыклар дуслыгы проспектында башкала колледжларының берсендә укучы 17 яшьлек студент идарә иткән “Mitsubishi Fuso” машинасын туктатканнар. ДАИ мәгълүматлары буенча, егетнең машина йөртү таныклыгы булмаган.

Хокук бозучыга карата протокол төзелгән, шулай ук аның әти-әнисенә административ җәза бирү мәсьәләсе хәл ителә. Рейд “Не рули, малай” республика акциясе кысаларында узган.

Фото: "Башинформ"

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас