Башкортстанның Әбҗәлил районы Кырдас авылы территориясендә 14 октябрьдән терлекләрнең котыру авыруы буенча карантин кертелгән. Республика Башлыгының тиешле указы хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.
Эпизоотик учакта авыру сизгер хайваннарны дәвалау, дәүләт ветеринария хезмәте белгечләреннән һәм әлеге территориядә яшәүче яисә вакытлыча торучы кешеләрдән тыш, аңа чит кешеләрнең керүе тыела. Шулай ук, вакциналанганнардан тыш, хайваннарны кертү һәм чыгару, сизгер хайваннар мәетләреннән тиреләрне алу тыела.
Чикләүләр кертелгән калган территориядә, вакциналанган хайваннарны чалырга тәкъдим итүдән тыш, ярминкәләр, күргәзмәләр һәм хайваннарны күпләп җыюга һәм күчерүгә бәйле башка чаралар үткәрү, хайваннарны чыгару тыела.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.