- Сәбәбе әлегә ачыкланмаган. Һәлакәт урынына республика Башлыгы кушуы буенча барлык ашыгыч һәм хокук саклау хезмәтләре килде. Шәһәр халкы һәм предприятие хезмәткәрләре сәламәтлегенә куркыныч янамый. Иртәгә оператив штаб утырышы уздырачакбыз, анда мондый хәлләрне булдырмау буенча өстәмә чаралар күреләчәк, — диде Андрей Назаров.
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, хезмәткәрләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү һәм потенциаль куркынычларны булдырмау буенча барлык чаралар да оператив рәвештә күрелгән. Ашыгыч хезмәтләр нәтиҗәләрне локальләштерү һәм бетерү буенча эшләр башкара, шулай ук әйләнә-тирә мохит торышына мониторинг алып бара. Пычрану куркынычы юк.
Башкортстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе тарафыннан һәлакәт факты буенча җинаять эше кузгатылган. Профильле органнарга әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыкларга һәм хокукый бәя бирергә кирәк булачак.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте