Һәлак булучылар барысы да хатын-кызлар. Алар арасында 23 яшьлек кыз да бар. Ике хатынның балалары калган.
"Предприятие тиешле ярдәм чараларын күрсәтәчәк, компенсация түләнәчәк. Һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашам", - диде Радий Хәбиров.
Аның сүзләренчә, биш кеше дәваханәдә ята. Аларны Уфага күчерәчәкләр. Икесенең хәле авыр, калганнарының – уртача авырлыкта. Әмма аларның тормышына куркыныч янамый.
"Предприятиегә килгәндә, әлегә тикшерү эшләре бара. Моның БПЛА һөҗүме булуы турында төрле фикерләр булды. Юк, шартлау булды, аның сәбәпләрен хәзер криминалистлар ачыклый. Завод шактый иске, әмма ул мөһим дәүләт бурычын үти. Биредә зур күләмдә эш башкарасы бар, һәм без предприятиегә кирәкле подряд оешмаларын билгеләргә ярдәм итәргә әзер", - диде Башкортстан Башлыгы.
Фото: Горобзор.ру