+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
19 октябрь 2025, 10:20

Башкортстанда кыш нинди булачак?

Республика синоптиклары үз фаразларын белдерде.

Башкортстанда кыш нинди булачак?Башкортстанда кыш нинди булачак?
Башкортстанда кыш нинди булачак?
"Башгидрометүзәк" Башкортстанда ноябрь-мартка һава торышы фаразын тәкъдим итте.

Синоптиклар мәгълүматы буенча, 2026 елның февраль һәм март айлары гадәттәгедән җылырак булачак. Температураның уртача күрсәткечләре тарихи нормалардан артып китәргә вәгъдә итә. Әйтик, февральдә температура якынча -11, - 7 градус, ә мартта якынча -5, - 1 градус тәшкил итәргә тиеш.

Русия "Гидрометүзәге" мәгълүматлары буенча, аномаль салкыннар безнең төбәккә 2026 елның гыйнварында киләчәк. Шул ук вакытта март Русиянең күпчелек төбәкләрендә, шул исәптән Башкортстанда да, күпьеллык климат нормасыннан җылырак булачак.

Фото: "Электрогазета" сайтыннан.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас