

Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар, танылган артистлар, билгеле юмористлар, каләм осталары катнашты.
Журналның юбилеена басмада төрле елларда эшләгән баш мөхәррирләре килгән иде. 100 еллык “Һәнәк”тән биш кенә яшькә яшь Марат Кәримовның сәхнәгә чыгуы көчле алкышларга күмелде. Башкортстанның халык шагыйре, хезмәттәшләрен тәбрикләп, юмористик шигырьләрен укыды.
Марат Кәримовның «Рекордсмен түгел» дигән беренче мәкаләсе 1956 елның июнендә «Һәнәк» журналында басылып чыга. 1957-85 елларда ул журналның хезмәткәре була, аннары 4 ел «Пионер» журналының баш мөхәррире булып эшли. Шуннан соң ул 10 ел «Һәнәк» сатирик журналының баш мөхәррире вазыйфасында хезмәт итә, менә инде 70 елга якын ул басманың аерылгысыз өлеше булып кала, укучыларны яңа әсәрләре белән сөендерүен дәвам итә.
Республика Башлыгы Радий Хәбировның «Һәнәк» журналын 100 еллыгы белән котлау сүзләрен тантанада Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев җиткерде. Республика җитәкчесе басманың «үзенең югары миссиясенә хезмәт итүен — җәмгыятьне көлке белән дәвалавын» билгели һәм коллективка үз эшенә бирелгәнлеге һәм чиксез оптимизмы өчен рәхмәт белдерә.
«Сезнең иҗатыгыз, күңелле стилегез һәм аудитория белән намус кушканча сөйләшә белүегез «Һәнәк»не Русиянең иң уңышлы сатирик басмаларының берсе итте. Сез, илдә сакланган шундый өч журнал исәбендә калып, укучыларны сөендерүегезне дәвам итәсез», диелә котлауда.
Котлау журналның баш мөхәррире Илгиз Ишбулатовка тапшырылды.
«Һәнәк» журналы хезмәткәрләре басманың 100 еллыгы уңаеннан югары бүләкләр дә алды. "Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә журналның өлкән мөхәррире Дилара Арсаева һәм сәнгать мөхәррире Артур Василов лаек булдылар. Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Мактау грамотасы белән журналның җаваплы сәркатибе Марат Әминев бүләкләнде. Ә «Һәнәк»нең баш мөхәррире Илгиз Ишбулатов Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мактау грамотасын алды. «Ал да нур чәч халкыңа» медале белән журналның элекке баш мөхәррирләре - Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимов һәм Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов бүләкләнде.
Илгиз Вәкил улы басманы зурлаганнары өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә “көлә-көлә алга барырга!” вәгъдә итте.
Бәйрәм филармония артистларының искиткеч матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Тамашачылар моңлы-дәртле җырлар тыңлап та хушланды, юмор осталарының чыгышларыннан да рәхәтләнеп көлде.
“Һәнәк”тә 30 ел баш мөхәррир булып эшләгән Марсель Сәлимов якынлы шигырьләрен бүләк итте. Аның сүзләренә җыр да яңгырады.
Бәйрәм кунаксыз булмый, дигәндәй, “Һәнәк”не тәбрикләргә башка төбәкләдән килгән сатирик журналлар вәкилләренең сәхнәгә чыгуы кичәгә аеруча ямь өстәде. Коми Республикасының “Чушканзи” журналыннан килгән Екатерина Максакова өч сатирик басманың сәхнәдә очрашуын тарихи вакыйга дип атады һәм “Һәнәк”кә җылы теләкләрен җиткерде, коми телендә такмак та җырлап ишеттерде. Татарстанда нәшер ителүче “Чаян” журналының баш мөхәррире Алмаз Хәмзин “Һәнәк”нең бер гасыр буе укучыларына сихәт һәм шатлык таратуын, күп талантлы авторлар үстерүен билгеләде.
-Яшәсен “Һәнәк”, ул халыкка кирәк! – диде ул һәм шаян шигырьләре белән тамашачыларны ихлас көлдереп чыгыш ясады.
Кичәдә “Һәнәк” журналы оештырган иҗади конкурслар җиңүчеләре дә тәбрикләнде, басмага язылучылар арасында уйнатылган бүләкләр дә тапшырылды.