

Агымдагы елда август ахырында-сентябрь башында күп яңгырлар яву нәтиҗәсендә бәрәңгеләр бик каты юешләнде. Шуңа күрә дә ул черергә мөмкин. Күп кешеләр бәрәңгене иң башта абзарда яки башка бүлмәләрдә бер-ике көн дәвамында киптереп, аннан гына базга төшерде. Тик шулай иткән бәрәңге дә чери, дип язалар Интернет челтәрендә.
"ВКонтакте" социаль челтәренең "Бакчачылар" төркемендә кешеләр түбәндәге комментарийлар язып калдырган.
"Ике көн элек өйдә черек әйбер исе килә башлады. Базга төшеп карасам, бәрәңге череп ята. 20 чиләк чыгарып түктек"; "Бүген бәрәңге пешерергә булган идем, аны ярып карасам, уртасы черек, җыеп алган чиләгемнең яртысы черек бәрәңге булды. Кышын нәрсә эшләрбез"; "Безнең авылда да шундый ук хәл. Күрше тирәләр дә чери диләр".
Дуслар, сезнең бәрәңгеләр нинди хәлдә?
Фото: fotobank02.ru