-24 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 октябрь 2025, 17:20

"Хәзер хатыннарның да бар акыллысы..."

Татар эстрадасы җырчысы Данир Сабиров хатын белән ир арасындагы мөнәсәбәтләргә кагылышлы сорауларга җавап биргән.

"Хәзер хатыннарның да бар акыллысы..."
"Хәзер хатыннарның да бар акыллысы..."
Җырчыга бер блогер кыз гаиләдә кем акчаны күбрәк эшләргә тиеш дигән сорау биргән.

"Ир-егеттер инде. Икесе дә булдырса да әйбәт. Хәзер хатыннарның бар акыллысы. Алар да акчаны яхшы гына эшли белә. Тик хатын-кыз акчаны күбрәк эшлим дип, ир-атны басарга тиеш түгел. Бар инде андый гаиләләр дә.

Андый вакытта иргә бик авырдыр. Бер-береңне ишетеп яшәргә кирәк. Шуңа күрә икегез дә эшләсәгез бик яхшы була", - дигән артист.

Килешәсезме?

Фото: Интернет челтәреннән.

 

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас